Газетага язылу

Түбән Новгородта Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алдылар

Түбән Новгород мәгълүмат үзәгендә Россия Президенты каршындагы Тарихи хәтер илкүләм үзәге Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиле ярдәме белән «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында совет халкы геноциды корбаннары истәлеген мәңгеләштерү турында»гы Федераль Законны тормышка ашыру мәсьәләләренә багышланган стратегик сессия үткәрде.

Аның эшчәнлегендә башкарма һәм закон чыгара торган органнардан, иҗтимагый һәм мәгариф оешмаларыннан вәкилләр, тәҗрибәле экспертлар катнашты.

Чара «Нюрнберг. Процесс дәвам итә» дип аталган театраль куелыш белән башланды. Анда Түбән Новгород артистлары чыгыш ясады. Тарихи хәтер илкүләм үзәге җитәкчесе, Россия Иҗтимагый палата әгъзасы Елена Малышева сессиядә катнашучыларны сәламләде, бу чараның мөһимлеген ассызыклады. Түбән Новгород өлкәсе архив эшләре буенча комитет җитәкчесе Борис Пудалов, үзәкнең мәгълүмати технологияләр һәм цифрлы проектлар департаменты директоры Максим Синицын Идел буе төбәгендә тарихи хәтерне саклау буенча нинди эшләр башкарылуы турында җиткерде. Сессиянең пленар өлешендә совет халкы геноциды корбаннары истәлеген мәңгеләштерүне хокукый яктан тәэмин итү хакында да сөйләштеләр.

Әлбәттә, мәңгеләштерү эшен җиренә җиткерү өчен, беренче чиратта корбаннарның исемлеген булдыру кирәк. Әйтергә кирәк, күп эшләр эшләнгән дә инде. Корбаннар җирләнгән каберлекләр буенча да исемлекләр төзелгән. Бу җәһәттән эзләнү отрядлары зур ярдәм күрсәтә. Киров өлкәсеннән «Долг» отряды әгъзасы Оксана Мукосеева, Тверьдән «Иҗтимагый күзәтчелек. Хәтер урыны» проекты координаторы Николай Каташов шул хакта сөйләделәр.

Сүз дә юк, мондый белешмәләрне хәзер музейлардан, китапханәләрдән, архивлардан гына табарга була. Эшче төркемнең эшчәнлеге дә нәкъ шушы темага багышланган иде. Чуашстан Республикасында шушы мәгълүматлар буенча  «Сугыш чоры балалары» дигән китап та пәйда булган. Гомуми, урта һөнәри, югары белем бирү системасында мондый корбаннар аеруча күп булган. Әлеге юнәлеш буенча да аерым эш алып барыла. Шул уңайдан уку йорты җитәкчеләре тәкъдимнәрен дә җиткерделәр.

Тарихи хәтер үзәге мондый стратегик сессияләрне һәр федераль округта үткәрә.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре