Газетага язылу

Салават Фәтхетдинов: «Сайлауга гаилә белән йөрү – безнең матур традиция»

Салават Фәтхетдинов: «Сайлауга гаилә белән йөрү – безнең матур традиция»

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда Казандагы 107 нче гимназиядә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде. Ул бирегә хатыны Ләйсән ханым һәм кечкенә оныгы белән килде. 

Мәктәп укучылары Фәтхетдиновларны җырчының «Мин яратам сине, Татарстан» җыры белән каршы алды. Салават Фәтхетдинов сайлауның һәр кеше өчен мөһим вакыйга булуын әйтте. «Язмышыбызны сайлыйбыз. Безнең язмыш – безнең кулда. Шуңа күрә сайлауга теләп киләбез. Ә инде гаилә белән йөрү – матур традиция. Һәрвакытта да балалар белән йөрдек. Аларның да күреп, белеп үсүләрен теләдек. Хәзер исә оныклар белән киләбез. Әле тагын озын-озак еллар бергәләп йөрергә насыйп булсын», – диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре