Сатучыларның касса чегы белән ничек алдауларын аңлатканнар

Кассирлар чекны электрон почтага җибәрүне тәкъдим итә, ә бу сатып алучыга аны шунда ук тикшереп булмый дигән сүз.

Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Виктор Щербаков “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә кассада электрон чеклар белән ничек алдаулары турында сөйләгән.

Аның әйтүенчә, сатучы, закон нигезендә сатып алучыга басылган яки электрон чек бирергә тиеш. Белгеч билгеләп үткәнчә, чекны электрон почтага җибәрү, әлбәттә, кәгазьне янга калдыру мөмкинлеге бирә. Әмма электрон чекның сатып алучыга кыйммәткә төшүе бар. Кассир булмаган товар өчен дә яки кыйммәтрәк бәядән сугарга мөмкин. Шуңа күрә басылган чек буенча тикшерү уңайлырак.
Сатучылар еш кына бер товарны – ике тапкыр, яки арзанлы товарны – кыйммәтле товар бәясеннән сугып алдый. Шуңа күрә басылган чектан баш тартырга ярамый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре