Шешә

Шөкер, «яка асты»на җибәрмичә дә дуслар-танышлар белән гәпләшеп утырыр яшькә җиттек. Чөнки, кем әйтмешли, «бучкалар тулган».

Әмма шешәгә бәйле яшьлек хатирәләре күңелдә әледән-әле калкып чыга. Моңа сәбәбе дә табылып тора бит. Беркөнне дусларымның берсе: «Слушай, кичә шешә сдавайт иттек әле, бераз акчасы да булды...» – дип көлә-көлә сөйләргә тотынды. Хәмер белән артык шаярмасалар да, фатирларында айлар буе шактый буш шешә җыелган боларның. Чыгарып ташласаң кызганыч. Хатыны, интернетка кереп, «Приемный пункт стеклотары»ларны белешкән.

Берсенә телефоннан шалтыратканнар. «Алып килегез, кабул итәрбез», – дигәннәр. Бар булган шешәләрне машиналарына төяп илтеп тапшырганнар болар. Шешә кабул итүче аларга егерме өч сум акча тоттырган. Мин моңа ышанмадым: «Ике мең дә өч сум, түгелме?» – дип сорадым. Юк икән, баксаң хәзер акчаны «баш саны» белән түгел, ә авырлыгы буенча бирәләр икән. Бер килограмм пыяла шешә 1 сум 80 тиен тора, ди. «Кабул итүче әле ике тәңкәне кысып та калды», – дип көлә дустым. Көлә инде, чөнки бу фаҗига түгел. Хәзерге заманда шешә тапшыру дигән нәрсәне ишеткән юк иде.

 

Ә менә безнең заманда... Дустым белән студент елларны искә төшердек. Заманында бер шешә унбиш тиен тора иде. Ике шешә тапшырсаң, үзебезнең Кызыл Позиция урамындагы тулай торак ашханәсендә ашап чыгып була. Мәсәлән, бер «второй», салат, бер телем ипи һәм бер стакан чәйгә җитә иде шешә акчасы. Шешәне иң соңгы чиктә, стипендия бетә башлагач кына тапшыра идек. Яшерен-батырын түгел, бүлмәләрдән чәлдереп, культуралы итеп әйтсәк, сорамыйча, бер-ике шешә кыстырып чыгу гадәтләре дә булгалады. Без моны хәзер елмаеп-көлеп, бер шуклык кебек кенә итеп искә алабыз. Һәм дөресе дә шул. «Хәтерлисеңме, сездән фәлән шешә алып торган идек», – дип, бурыч кайтару шулай ук сагынып сөйләрлек шуклык кына иде. Һәрхәлдә, шешәгә бәйле бернинди ызгыш-талаш тумады. Ә менә аны кабул итү пунктына барып, чират торып тапшыру, аннан соң шешә тапшыру шатлыгын бүлмәдәшләр белән уртаклашу үзенә күрә күркәм бер йола булып, озак еллар яшәде. Хәзер мондый йола юктыр. Бүгенге шәкертләр моңа мохтаҗ да түгелдер.

 

Пыяланың килосын тулыр-тулмас ике тәңкәгә тапшыру «өметле бизнес» та түгел. Хәтерләвемчә, элек шешә кабул итүче турында: «Кеше алдап, машина алган», – дигән сүзләр шактый еш ишетелә иде.

Бу дөрестер дә, чөнки шешә кабул итүче булып урнашу теләсә кемгә тәтеми дә иде. Шешә турында болай җәелеп язарга исәп тә юк иде, әмма интернеттагы мәгълүматларга ышансаң, шешә тапшыру мәсьәләсе һаман да күз уңында икән. Ләкин бу хәзер төшемле кәсеп түгел. Шулай да шешә тапшырып, без шәһәрне чиста-пөхтә тотуга үз өлешебезне кертә алабыз. Шулай итеп, шешә бүген әхлакый мәсьәләгә әйләнгән.

Әйдәгез, шуның өчен! Ну шешәне теләсә кая ташлый күрмәгез тагын. Җаваплы иптәшләрнең сүзенә колак салыйк!

Риман Гыйлемханов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре