Атна азагында Укытучылар көнен билгеләп үтәчәкбез. Совет чорында октябрьнең беренче якшәмбесендә бәйрәм ителгән Укытучылар көне 1994 елдан башлап даими датага – 5 октябрьгә бәйләнде, халыкара статус алды. Быел әлеге дата нәкъ менә айның беренче якшәмбесенә туры килде дә. Бу көнне хәзер дөнья илләренең яртысыннан күбесе билгеләп үтә һәм бәйрәм итә.
«Укытучы» дигән илаһи затка хөрмәт балачактан, үсмер вакыттан – мәктәп елларыннан ук килә, дисәм, зур яңалык ачмам кебек. Күп кеше өчен ул шулай. Укытучыларын яратмаган кешеләр бәлки бардыр, тик андыйларны аңлап та, аклап та булмый. Белем генә түгел, олы тормышка хәер-фатиха бирүчеләр дә, игелек, изгелек, яктылык чәчүчеләр дә – укытучылар. «Сеять разумное, доброе, вечное» – нәкъ алар хакында әйтелгән сүзләр. Без укып йөргән елларда укытучының абруе ата-ана алдында да, балалар алдында да зурдан иде, дәүләт тә аларның кадерен ныграк белде. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Ул бүген дә шулай булырга тиеш. Чөнки укытучы ул – илнең киләчәген тәэмин итүче, аның иртәгәсе өчен тырышучы зат. Алар биргән яки биреп бетермәгән белем һәм тәрбия киләчәк буынның дөньяга карашын да, гыйлем дәрәҗәсен, аңын, менталитетын да, шулар аша илнең алгарышын яисә артка калуын да билгели. Шуңа да чорына, иленә карамастан, укытучыга – балага белем иңдерүче генә түгел, булачак гражданның, шәхеснең дөньяга күзен ачучы, уйларга, фикер йөртергә, ата-аналар белән бергә аны начарны яхшыдан араларга өйрәтүчегә – аерым караш, аерым мөнәсәбәт булырга тиештер ул...
Мәктәп еллары ниндидер бер яктылык белән, күтәренкелек рухы белән истә калган. Яшьтәшләремнең күбесеннән аермалы буларак, мәктәпкә һәрчак теләп, яратып йөри идем. Чөнки сыйныфташлар белән аралашу, шау-шулы тәнәфесләрдән дә бигрәк, сине анда көн саен моңарчы белмәгән, ишетмәгән, күрмәгәннәр – тезелешеп яңа белемнәр көтеп тора бит. Арттырып әйтмим, чыннан да, мәгълүматка, белемгә сусау халәте, кирәклек яши иде җанда. Бу да укытучы – мәгърифәт нуры таратучы зат казанышы. Андый халәт бер миндә генә булмагандыр. Чөнки барысы да якташым Фәнис Яруллин язганча бит: «Балаларның теле – кыңгырау, гел чыңгылдый, ява мең сорау». Тирә-якта нәрсә бар – барысы белән дә кызыксынган чакта баштагы буш киштәләрне кирәкле, затлы мәгълүмат белән тутыру зур җаваплылык та, зирәклек тә таләп итә. Фәннәрнең барысының да кызык һәм мавыктыргыч булуы, аларны кабул итү, губка рәвешле сеңдереп бару аерым бер рәхәтлек тудырган икән, укытучыларым, чыннан да, үз урыннарында булганнар. Төгәл фәннәргә гашыйклык күбрәк булса да, гуманитар юнәлеш, бигрәк тә тарих, география, җәмгыять белеме дә искитмәле кызык иде. Ул шулай булырга тиештер дә: чөнки мәктәп, уку процессы, син әле дистә ел элек кенә килгән дөньяны ачуга тиң бит. Дөньяны ачу дәресләрсез, укытучылар биргән сабак, җавапларсыз шактый тәртипсез, эзлексез һәм дә яртылаш кына булыр иде. Тагын да шагыйрь сүзләре белән әйткәндә: «Барысына да җавап биргәнсез, сез иң галим кеше икәнсез».
Шушы урында үземнең бер әсәрдән өзек китерәсем килә. «Белем дөньясы үтә дә серле икән ул. Гыйлем эстәү дә шатлык, бәхетне мулдан китерә икән. Укытучылар да, яхшы укысаң, кушканны үтәп барсаң, үз итәләр, яраталар икән. Бик тиз газиз кешеләргә, җырларда җырланган изге затларга, барын да белүче, уртаклашучыларга әйләнәләр. Мин аларны шул гыйлем орлыклары чәчүләре, исемем белән матур итеп дәшүләре, мактап, дәртне үстереп торулары аркасында бик тә ярата идем. Балачакның шатлыклы мизгелләренең зур өлешен мин нәкъ менә алар белән, мәктәп белән бәйләми кала алмыйм».
Технарь, ягъни техник вуз тәмамлаган кеше буларак, формулаларга мөрәҗәгать иткән чаклар да була. Шул җәһәттән Зирәклек + Белем + Игелеклелек = Укытучы, дип язсам, һич тә ялгышмам кебек. Мин санаган өч төп сыйфатка әле тагын да әллә күпме матур эпитетлар өстәргә мөмкин. Укытучы үзе укыткан фәнгә укучыда мәхәббәт тудыра алган икән, ул алыштыргысыз, ул даһи. Әлеге һөнәрнең бөтен затлылыгы да шунда. Сине тыңлаганда укучының күзләре яна икән, укытучы үз урынында дию генә аз, ул – мәшһүр остаз. Дәүләт тә менә шундый укытучылар күплеге өчен тырышырга тиеш, дип уйлыйм. Укытучы хәзер алган хезмәт хакыннан ким дигәндә ике тапкыр күбрәк алса, алыштыргысызлар бермә-бер артыр, укытучының дәрәҗәсе бермә-бер күтәрелер иде. Педагогик вузларда олы конкурслар хасил булып, мәгариф системасына талантлар күбрәк килер иде. Укытучы алган югары хезмәт хакы ул илнең – киләчәгенә инвестиция. Укытучыга акча кызганган дәүләт киләчәктә оттырачак. Ни кызганыч, бүгенге кадрлар кытлыгы, педагогка салкынча караш укытучылыкка очраклы кешеләрне дә китерә. Бу хәл дә дәүләт файдасына эшләми. Озак дәверләр симбиоз рәвешендә яшәгән белем белән тәрбияне аерырга тырышу, укытучыдан «хезмәт күрсәтүче» ясарга омтылулар да бары кире нәтиҗәләр генә бирәчәк.
Сүз азагында укытучының әле тагын караш, инануларында азат, ирекле дә булырга тиешлеген дә ассызыклыйсы килә. Чөнки укыту эше ул – иҗат. Ирексезлек шартларында иҗат тулы канлы була алмый. Ул китек була. Кайдандыр төшерелгән күрсәтмәләр, идеологик кысалар аны чикли, ирексез итә, аның потенциалын киметә. Кырыкмаса-кырык төрле отчетлар хакында әйткән дә юк. Укытучы, үзе ирекле булганда гына ирекле кеше, ирекле, хөр күңелле шәхес тәрбияли ала. Шул чагында гына ул, кайсы фәнне – математикамы ул, физика, химия, тарихнымы укытуына карамастан, рухи остазга әйләнә. Кешегә, табигатькә, хезмәткә мәхәббәтне, дөньяга дөрес карашны теләсә кайсы фән аша тәрбияләп була бит...
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез