Аферистлар, кешенең шәхси мәгълүматларын кулга төшерү өчен, үзләрен “Россия почтасы” вәкиле буларак таныштыра.
Татарстанда мошенниклыкның яңа очраклары ачыкланган. Аферистлар кешенең шәхси мәгълүматларын һәм акчасын кулга төшерү өчен үзләрен “Россия почтасы” вәкиле буларак таныштыра башлаган. Бу хакта “KazanFirst” Яшел Үзән хакимияте мәгълүматларына таянып яза.
 Алар, шалтыратып, янәсе, посылка киләчәген белдерә. Кеше бернигә дә заказ бирмәгәнлеген әйткәч, аферистлар, посылкадан баш тартырга тәкъдим итеп, моны раслау өчен sms-кодны әйтүләрен сорый. Чынында бу аларга теге кешенең банк кушымтасына яки Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына керү өчен кирәк.
 Шул рәвешле мошенниклар, счетка кереп, бөтен акчабызны урларга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез