Газетага язылу

Сигез елдан соң инкыйраз?

Әле берничә көн элек кенә ил лидеры безнең барыбызны да Россиядә хәлләрнең торышы яхшы булуына, кайбер кыенлыклар булуга карамастан, илнең үсеш юлында булуына ышандырды.

Сигез елдан соң инкыйраз?
ru.pinterest.com

Сәяси җитәкчелекнең эше халыкны шулай рухландырып тору, әлбәттә. Алар да зарлана башласа, илдә иртәгә үк хаос һәм болганчыклык башланыр иде. Әмма объектив чынбарлык дигән нәрсә бар. Аңа да күз йомып булмый. Кремльдә күз йоммыйлар да, шактый актив эшчәнлек алып барыла.

Әмма хәлләрнең реаль торышы дигән нәрсә бик үк яхшы түгел. Россия башка державалар белән бергә бик куәтле кризиска кереп бара. Әлегә ул бездә, әйтик, Лондондагы кебек үк сизелми торгандыр, чөнки тук елларда җыелып калган мая катламы бар… иде. 2025 ел төгәлләнеп килгәндә, бер нәрсә ачык күренә: чимал экспортына таянып яшәү киләчәктә мөмкин булмаячак. Үз технологияләрең, үз җитештерүең алгы планга чыгарга тиеш. Тиеш дигән сүзне әйтү җиңел, тормышка ашыру кыен. Мин язганнарны даими укучылар яхшы белә: киләчәккә ясалган рәсми фаразларны һәрвакыт кире кагам. Хәтерлик әле: 2030 елга кадәр меңнән артык самолет җитештерүне оештырырга вәгъдә биргәннәр иде. Без икенче көнне үк төзәттек: бик яхшы дигәндә, 100 самолет сафка бастырылыр, дидек. 2025 ел күрсәткечләре хәтта безнең дә артык оптимист булуыбыз турында сөйли. 2025 елга планлаштырылган 15 гражданлык очкычының бары тик берсе генә җыелган. Бу фаразга кат-кат әйләнеп кайту өчен гафу үтенәм, әмма ул хәлләрнең чын торышын бик яхшы иллюстрацияли.

Федераль матбугатта «Ватаным Татарстан» хәбәрчесенә караганда да карарак күзлек киючеләр ишәйде. Алар Россиянең технолик үсешен бөтенләй томан эчендә күрә. Бер абруйлы гына газетаның икътисад бүлеге җитәкчесе: «Россию несет в стагнацию, считают экономисты» дип исемләнгән язма бастырды, исем астына: «Уже через 8 лет РФ не сможет делать даже технологические образцы продукции» дигән җөмлә дә язып куйган. Бигрәк караңгы фараз, шулай бит. Яңа технологик продукция җитештерүне җайга салу түгел, аның тәҗрибә үрнәкләрен дә ясап булмаячак дигәнне аңлата. Бу фикерне журналист түгел, оборона министрының бертуганы Дмитрий Белоусов әйтә. Ул бик яхшы белгеч, бәйсез икътисадчы булып саналса да, аның фаразлары Кремль өстәленә кереп ята.

Шушы урында автор теманы алыштыра. Ул һәрвакыт шулай бер-берсеннән ерак булып тоелган нәрсәләрне үзара тоташтырырга ярата. Россиянең Генераль прокуроры күптән түгел генә 2025 елда 504 миллиард сумга кадәр актив конфискацияләнүен хәбәр итте. Хөкем ителгән коррупционерлар милке хакында бара сүз нигездә. «Российская газета» сайтының 14 октябрь битен ачыйк әле. Анда Югары суд судьялары советының элекке рәисе Виктор Момотовның һәм аның кулдашының 9 миллиард сумлык күчемсез милкен дәүләт файдасына алу турында сөйләнә. Илнең иң югары элитасы исемлегенә кергән абзый, гадел хөкемне символлаштыручы шәхес озак еллар буе мафиоз структуралар белән кулга-кул тотынып эшләгән, җинаятьчел бизнес алып барган, аңа «түбә» ролен үтәгән. Салымнар түләүдән качкан. Момотов үзе гаебен танымый, бик күп еллар дәвамында барысы 75–80 миллион сум гына хезмәт хакы алуын, бар акчасы бер фатир һәм бер машина алырга гына җитүен әйтә. Әмма тикшерүчеләр аның башка кеше исеменә яздырып, кунакханәләр челтәре тотуын һәм җинаятьчел эшчәнлек белән шөгыльләнүен ачыклыйлар. «Российская газета» яза: «В отелях оказывались интим-услуги в почасовых комнатах. Момотов же прикрывал эту деятельность», – ди. Төп табыш менә шуннан кергән дә инде. Эшнең тагын бер караңгы ягы бар: балигъ булмаганнар җенси яктан эксплутацияләнгән. Югары когортага керүчеләр арасында казна талаучылар җитәрлек. Бик күп бюджет акчасы урлана, исраф ителә.

Федераль хөкүмәт газетасы сайтының 17 сентябрь битен ачсак, анда: «Суд арестовал первого замминистра строительства ДНР Юлию Мерваезову» дигән хәбәр күрәбез. Илнең яңа төбәкләрен күтәрү өчен күпме акча түгелүен күз алдына китерергә тырышыгыз. Җимерекләрдән шәһәрләр торгызырга кирәк. Менә шуңа каралган акча кемнәрнедер баету өчен китә. Мерваезовага «Мошенничество в особо крупном размере» дигән статья буенча җинаять эше ачылган.

Югары орбитада әйләнгән караклар исемлеген дәвам итәргә була, ләкин безнең максат ул түгел. Сораулар күп туа, әлбәттә. Ничек мафиоз структуралар белән берлектә эш итүче шәхес Югары судка кадәр үрмәләгән дигәне, мәсәлән. Судья булып эшләү тәҗрибәсе бөтенләй булмаган, дип тә әйтәләр. Без темаларны берләштерик инде. Рәсми чыганаклар 2026 ел бюджетында фәнне финанслауга каралган гомуми сан 1,626 триллион сум дип хәбәр итәләр. Шуның бары тик 700 миллиардлабы гына турыдан-туры фәнгә тотылачак. Бу –бик аз сан. Коррупционерлардан конфискацияләнгән милек чамасы гына. Каракларның барысы да тотылган дип уйламыйбыз. Урланган акчаның бик аз өлеше генә бюджетка кайта гадәттә. Димәк, чиновниклар талавы фән бюджеты белән чагыштырганда күпкә артык дип гөманласак, ялгышмыйбыз. Турыдан-туры фәнгә каралган акчаның да бер өлеше кыек кесәләргә кереп китәчәк. Моннан имин булу мөмкин түгел. Россиядә 2024 елдан башлап бик күп түрә караклыкта тотылды. Без бер язмада искәрттек тә ул хакта: 2023 ел ахырыннан башлап илдә эчке сәясәт кискен үзгәрде, ил җитәкчелеге алышынган кебек булды, дидек. Әмма бу өлкәдә уңышны күпме генә җыйма, җыеп бетерерлек түгел. Урлашу эпидемиягә әйләнде.

Фән дигәнең исә бик озак еллар финанслауны таләп итә. Кытайлар әле күптән түгел генә наночиплар җитештерә торган дөньяда бердәнбер булган чит ил җайланмасының күчермәсен үзләрендә булдырды. Моның өчен алар шул компаниядә эшләп, пенсиягә чыккан йөзләгән инженерны урлап, үзләренә алып кайтты. Шунсыз мөмкин түгел иде. Бүген Россия фәне узган гасырның туксанынчы еллардагыдан да начаррак финанслана, диләр. Шулай булгач, технологик үсеш турында миллион оптимистик карар кабул итсәң дә, арба урынында торачак.

                                     

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре