Шигырь бәйрәменең урыны ни өчен үзгәрде? Мәдәният министрлыгы җавабы

Билгеле булганча, быел Габдулла Тукайның туган көнендә аның һәйкәле янында уза торган Шигърият бәйрәме яңа урында - Камал театрының яңа бинасы янында уза. Әлеге яңалыкка карата татар җәмәгатьчелеге фикерен белешкән идек инде.

Әмма, язма әзерләнгәндә, бәйрәмнең ни сәбәпле башка урынга күчерелүенә ачыклык кертүче булмады. Күптән түгел "ВТ"га Татарстан мәдәният министрлыгының рәсми җавабы килде. Анда 26 апрельдә узачак чаралар турында бәйнә-бәйнә язылган. Ә Шигърият бәйрәменең яңа урында узуын Министрлык менә ничек шәрехли:
- Туган тел көненең статусы һәм масштабы даими үсештә. 2014 елга кадәр Тукай премиясе лауреатлары әдипнең һәйкәле янында игълан ителеп, бүләкләү 30 августта булса, соңгы 10 елда премия рәсми рәвештә 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә тапшырылды. Шул рәвешле бәйрәм дә, шигъри митинг та бербөтен булып торды.
Хәзерге вакытта Камал театрының яңа бинасы тулы көченә эшли башлагач, төп бәйрәмнәр яңа дәрәҗәдә нәкъ менә шунда узачак. Бинадагы мәйданчыклар барлык буын кунакларын һәм бәйрәмдә катнашучыларны берләштерер, милли сәнгатебез өчен яңа мөмкинлекләр күрсәтер дип өметләнәбез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре