Син, улым, нишлисең?

«Бабамнардан калган батырлык»

Минем язмам Хәмиев Ришат Ринат улы турында булыр. Ул, дөрес, Бөек Ватан сугышында да, махсус операциядә дә катнашучы түгел, ул – Чечен сугышы ветераны. Аңа 46 яшь, ул Чаллы шәһәрендә тыныч кына гомер итә. Кибетләргә азык-төлек ташый торган машинада шофёр булып эшли.

Ришат 1979 елда Мамадыш районының Югары Яке авылында өченче бала булып дөньяга килә. Әтисе – авылда тракторчы, әнисе – гади эшче. Тормышлары яхшы гына бара. Алар гаиләдә 5 бала, бар эшкә дә җитешәләр. Ришат кечкенәдән атлар ярата, алар малайлар белән җәй көннәрендә ат көтүен көтәләр. Атлар – бик акыллы хайваннар, алар сине беркайчан да ташлап китмиләр. Шул атлар арасында тугры дустын таба Ришат, ул кара кашкай Казбек була. Ришат әтисенә атны үзләренә алып кайтасы килүен әйтә, ләкин әтисе аның сүзләренә колак салмый. «Улым, алай булмый», – дип кенә аңлата. Билгеле, бу аңлатма гына җитми Ришатка. Ул Казбекны үзе алып кайтырга була. Аның өчен сбруй кирәк була, ә аны кайдан алырга? Ул үзенең җыйган акчасына каешлар сатып ала да шуннан сбруй ясый. Көннәрдән бер көнне, беркемгә дә әйтмичә, атны сарайга алып кайтып куя. Моны күргәч, өлкәннәр шакката, нишләргә дә белмиләр. Казбек бер кич булса да Ришатныкы була. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, әтиләре авырый башлый, яман шеш... Шушы авыр югалтудан соң тормышның икенче – авыр ягы ачыла. Әтисез тормыш, биш бала, акчага кытлык. Авырлыклар кешене ныгыта гына... Батырларны, ә куркакларны сындыра. 1990 нчы еллар – гаилә өчен бигрәк авыр чорлар.

Ришат  укуын бетерүгә,  1999 елның 24 маенда  армия сафларына алына. Зеленокумск шәһәрендә хезмәтен башлый. 2000 елның 11 апрелендә Чечняга керә, Алерой поселогы астында сакта торалар. Һөҗүмнән соң Бачеюрт районына күчерелә. 2000 елның 15 ноябрендә сержант дәрәҗәсендә Чечнядан чыга. Анда нәрсәләр булганын, яшь егет булып үлем күзенә ничек каравы, югалып калмавы турында ул беркайчан да сөйләми. Ләкин ул аның үзен бик үзгәртә. Тыныч, юаш малайдан ул кырыс егеткә әйләнә.

2004 елда Ришат өйләнә, хатыны белән тулай торакта яхшы гына яши башлыйлар, аннан социаль ипотека буенча фатир алалар, иске генә «Москвич» машинасында йөриләр. Барысы да әкрен генә җайлана кебек. Ләкин Ришатны тагын бер сынау көтә: тормыш юлында мәхәббәтен очрата. Бу мәхәббәте өчен гаиләсен корбан итә. Ул хатынын да ярата. Ләкин йөрәккә аңлатып булмый бит. Сугыш кичкән егет өчен авыр газаплар дәвам итә. Барысы бар тормыш, яраткан хатын, бала янында, ләкин бәхет ишекләре ачылмый...

Онытылыр өчен кайчакларда хәмер дә булыша алмый...

Ришат онытылып карый, ләкин һәр иртә бер килеш башлана. Күп тапкыр ул үзенә сүз бирә... Шулай күпме дәвам итәр иде – билгесез...  Ул төшне Ришат аермачык хәтерли, аның каршысына бабасы килеп баса, ул – сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз орденлы пулеметчик Хаҗинур. Карашы кырыс, күңелнең нәкъ эченә кереп кадала торган, андый караштан качып котылыйм димә. «Син, улым, нишлисең? Кая барасың?» – дигән соравыннан  уянып китә. Шуннан соң Ришат яңа тормыш башлый. Тагын алга баруын дәвам итә. Аның һәр көне – батырлык. Чөнки сугышта булганнар ярты җаннарын анда калдырып кайталар, шушы тормышта нык булып тору аларга бик тә авыр.

Күптән түгел ул малаен өйләндерде, кызлары буй җитеп килә. Тыныч кына эшләп йөри, үзен аңлаучы хатын-кыз белән яши.

Ришатның бергә хезмәт иткән дуслары инде күбесе юк диярлек, аларның күбесе тыныч тормышка яраклаша алмады. Сугыш беркайчан да эзсез калмый, ул җаннарны алып китә, рухны сындыра. Батырлар гына моны күтәрә ала дип уйлыйм мин. Ришатның һәр көне – сынау...

Син аның урынында булсаң, хәзер нишләр идең икән?..

Ләйсән  Хәмиева, Чаллы шәһәре

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре