Синоптиклар Татарстанда 35 градуслы эсселекне фаразлыйлар

ТР Гидрометүзәге фаразына караганда, якын көннәрдә Татарстанда эссе һәм коры һава торышы сакланачак. Киләсе ялларда, 8 һәм 9 июльдә, республикада явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Тәүлекнең якты вакытында термометр баганалары +29-35 градуска кадәр күтәреләчәк.

Дүшәмбе көнне Татарстанның көнбатыш районнарында кыска вакытлы яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Төнлә температура 17 градуска кадәр төшә, көндез һава 33 градуска кадәр җылыначак, ә көнчыгыш районнарда - 36 градуска кадәр.

Алдан фараздан күренгәнчә, яшенле яңгырлар белән кыска вакытлы яңгырлар Татарстанда сишәмбе, 11 июльдә көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре