Татарстан Гидрометеорология үзәге һава шартларының начарлануы турында кисәтә. Бүген кич һәм иртәгә көндез республикада тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк көчле җил көтелә.
Шул ук вакытта бүгенгә явым-төшем фаразланмый. Иртәгә, 31 августта, республика районнарына көнбатыш антициклоны йогынты ясаячак. Бу көннәрдә явым-төшем ихтималы аз, төнлә температура + 5.. +10 градус, көндез +15.. +21 градус җылы булачак.
Алдан фаразлауларынча, җомга, 1 сентябрь, һәм шимбә, 2 сентябрьдә шундый ук һава торышы саклана. Көндезен һава 18-23 градуска кадәр җылыначак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез