Сөтле рәхәт. "Хуҗалыкта эшли башлаган вакытларны хәзер куркыныч төш шикелле искә алам"

Республика хуҗалыкларындагы табышның 79 проценты терлекчелек тармагыннан керә. Сөт сатудан алынган керем узган елның шул чоры белән чагыштырганда 122 процентка арткан. Әмма тынычланырга иртәрәк әле: соңгы айларда 43 районның егермесендә сөт җитештерү  төрле сәбәпләр белән кими.  Ел дәвамында нибары 17 районда гына мөгезле эре терлекнең баш санын арттыра алганнар.

Түбән тәгәрәүчеләр арасында кайчандыр терлекчелек тармагында әйдәп барган «Кызыл Шәрык Агро» хуҗалыклары да бар. Малларның баш санын киметеп, продукция алуны арттырып булмый шул. Чистай районы «Чистай Агро» җәмгыятендә дә кыска гына вакыт эчендә хуҗалыкның төп керем чыганагы булган сөт җитештерүдән бөтенләй баш тартып, 3700 баш сыерны юкка чыгарганнар.

Бер сыердан алынган сөт күләме 4–9 килограммнан артмаганда, терлекчелекнең файдасына караганда зыяны күбрәк бугай. Бүген  Әлки, Югары Ослан, Апас, Чистай һәм кайбер башка районнарның 24 хуҗалыгында сөт җитештерү көннән-көн кими. Сөтең булмаса, керемең аз. Хезмәт хакларын вакытында түләп бару да проблемага әйләнә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре әйтүенчә, 13 мең баш мөгезле эре терлеге булган «Ак Барс холдинг» хуҗалыкларын сөт җитештерүнең кимүе 700 миллион сумнан артык керем югалтуга китергән.

Терлекчелектәге аяныч хәлләрнең сәбәпләре нәрсәдә? Мондый хәлдән чыгу юллары бармы? Әлеге сорауга җавапны сөтчелек тармагында әйдәп баручы төбәк – Әтнә районының Ленин исемендәге колхозы мисалында эзләп карыйк. Колхоз системасын тулысынча диярлек саклап калган әлеге хуҗалык, һәр сыердан 32 килограмм сөт савып, көн саен 45 тонна югары сыйфатлы продукция җитештереп сата. Бер хуҗалык  берничә район кадәр сөт җитештерә!

– Хуҗалыкта эшли башлаган вакытларны хәзер куркыныч төш шикелле искә алам. Югыйсә, начар исәптә дә түгел идек кебек. Терлекчеләребез дә – булдыклы, уңган кешеләр. Иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшлибез. Ә нәтиҗә – бер сыердан уртача 5,6 килограмм! Шуны саткан акчага хезмәт хакы да түлибез, хуҗалыкның күп төрле хаҗәтенә дә тотабыз. Ашатырга печән, силос, сенаж, фураж да җитәрлек. Әллә кайларга барып, чөгендер калдыгы да алып кайтабыз. Ә сөт бик аз. Нишләргә? – дип искә ала ул вакытларны хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин.

Аның сүзләренчә, шундый көннәрнең берсендә районда терлекчелек буенча республика семинары узган. Төп соравына җавапны да шуннан алып кайткан җитәкче:

– Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галиме Шамил ага Шакиров чыгышы хәтердә. Хикмәт ашатуда гына түгел икән. Савым сыерларын бозау чагыннан ук тәрбияли башларга кирәк. Азыкның сыйфаты,  төрле катнашмалар, примекс һәм дистәләгән башка файдалы матдәләр белән дөрес итеп тукландырганда гына күп сөт алып була, ди профессор. Икенче атнада ук мин галимне үзебезнең хуҗалыкка чакырдым. Барлык белгечләр, терлекчеләр белән өч сәгатьтән артык сөйләштек. Шуннан башланды. Ул елларда сыерларга башлыча он тегермәненнән чыгарылган арыш һәм арпа катнашмасы бирә идек. Терлек азыгының сыйфаты да шулкадәр генә. Иң беренче эш итеп,  азык әзерләү цехы булдырдык. Алты төрле катнашманы, тактадан махсус савытлар ясап, әчетеп ашата башладык. Сыер бит ул – бик рәхмәтле хайван. Үзенә игътибар артты исә, шунда ук сөтне күбрәк бирә башлый.

Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, Шамил ага Әтнә районы белән генә түгел, сөтчелек тармагында республиканың барлык алдынгы хуҗалыклары белән дә даими бәйләнештә, берсенең эш тәҗрибәсен икенчеләргә җиткерергә тырыша. Кукмара районының «Вахитов» һәм «Урал» хуҗалыклары белән дә озак еллар хезмәттәшлек итә икән.

– Яшермим, әледән-әле илнең иң алдынгы хуҗалыкларында булырга туры килгәнгә, үземне сөтчелек тармагында шактый мәгълүматлы итеп тойган чакларым булгалады. Әмма Шамил ага белән сөйләшү-киңәшү дәвамында аның терлекчелек тармагында һәр яңалыктан хәбәрдар икәнлегенә сокланам. Тикмәгә генә аны «остазларның остазы» дип йөртмиләрдер шул инде, – ди Илгиз Хәйруллин.

Инде җиденче дистәсен түгәрәкләсә дә, Шамил Шакировны атна саен диярлек республиканың кайсы да булса хуҗалыгында очратып була, диләр. Кырык елдан артык терлекчелек тармагында хезмәт куйган фән эшлеклесе, республиканың иң алдынгы хуҗалыкларының эш тәҗрибәсенә таянып,  24 фән кандидаты, 2 фән докторы әзерләгән галим ул. Россия һәм Татарстан матбугатында 500дән артык фәнни хезмәте дөнья күргән, 17 китабы басылып чыккан.

Үземә дә аның белән Ленин исемендәге колхозның терлекчелек комплексында күрешергә насыйп булды. Хәйран калып карап йөрдем. Комплекста һәрбер эш роботлар ярдәмендә башкарыла! Роботларның сыер сауганын күргәнем бар иде. Монда исә 800 савым сыеры урнашкан зур бинада ярты сәгать саен роботларның маллар астын ялт иттереп чистартып чыгаруын күзәтү – үзе бер тамаша. Барлык эшләр дә заманча махсус җайланмалар ярдәмендә башкарыла.

– Күп сөт алырга теләсәң, малларны программа нигезендә дөрес итеп тукландыру кирәк. Моның өчен хуҗалыкка ай саен ким дигәндә 1 миллион сумлык төрле премикслар сатып алырга туры килә. Азык әзерләү үзәгендә бер сыердан 34 килограмм сөт саву мөмкинлегенә көйләнгән махсус программа нигезендә егермедән артык төр азык катнашмалары әзерләнә. Иң мөһиме – күп сөт алу сыерның сәламәтлегенә зыян китерергә тиеш түгел, – ди Шамил Шакиров.

Камил Сәгъдәтшин 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Камил Сәгъдәтшин

Көн хәбәре