Газетага язылу

«Суыткычка куймаска»: белгеч кояшта кызган телефонны ничек «коткарып» булуын аңлатты

Җәйге эсседә кояшта калдырылган смартфон бик тиз кыза. Бу исә аның ватылуына китерергә мөмкин. Физик Николай Зенченко “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә,  смартфон эчендәге температура тиз генә арада 50-60 градуска һәм күбрәккә дә күтәрелергә мөмкин. Ә гаджетның аккумуляторы 0 дән 35-40 градуска кадәрге күрсәткечкә генә исәпләнгән.
Белгеч сүзләренә караганда, төп куркыныч нәкъ менә шул аккумуляторы белән бәйле. Кызганда, батарея эчендәге электролит, таркалып, газ бүлеп чыгара башлый. Бу исә аккумуляторның күперүенә, ә кайвакыт хәтта ут кабуга китерә.

Зенченко бигрәк тә зарядка җыйган вакытта смартфонны кояшта калдыруның зур хәтәр белән янавын кисәткән. Бу очракта эчке җылынуга урамдагы эсселек тә өстәлеп, батарея күпкә тиз кыза.
Смартфонның тагын бер “йомшак” урыны – процессоры һәм башка микрочиплары. Белгеч аңлатып үткәнчә, кызу сәбәпле, транзисторлары дөрес эшләми башлый. Шул сәбәпле җайланма “эленеп” кала, эшендә өзеклекләр барлыкка килә.

Экранын да кояш нурларыннан сакларга кирәк. Аның материалы ультрашәмәхә нурлар һәм югары температура йогынтысында таркалып, смартфондагы төсләргә зыян сала.

Белгеч, смартфон кызган очракта, аны кинәт кенә суытырга, мәсәлән, суыткычка куярга яки гаджетка кондиционердан салкын һава өрдерергә ярамын билгеләп үткән. Аның әйтүенчә, температураның кинәт “сикерүе” корпус эчендә конденсат барлыкка китерә. Ә бу исә контаклары бозылуга, кыска ялганышка юл ача.

Кояшта кызган очракта, смартфонны күләгәгә куеп, аңа табигый рәвештә суыну мөмкинлеге бирергә кирәк, дигән Зенченко. Шул ук вакытта белгеч пляжда яки автомобильдә телефонны сумкада тотарга яки махсус катламлы термотышлык кулланырга киңәш иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре