СВОда хезмәт итүче Ленур Биктимеров: «Үлеп кайткан булсам, мине алтын табутта күмәрләр иде»

Һаман көрәшә. Саба районының Тимершык авылы егете Ленур Биктимеров 2023 елның 23 августында үз теләге белән махсус хәрби операциягә чыгып китә. Дөресрәге, башта ул повестка көтә. Килмәгәч, килешү төзи. Ярты ел дигәндә әйләнеп кайта. Яраланса да, аягында нык басып йөри.

СВОда хезмәт итүче Ленур Биктимеров: «Үлеп кайткан булсам, мине алтын табутта күмәрләр иде»
шәхси архивтан

«Ник үзең бармыйсың?»

– Сер түгел, өлешчә мобилизация башлангач, качып китүчеләр дә, СВОга бармый калу ягын караучылар да булды. Аңлый алмадым аларны. Алайса, ник үзең бармыйсың, диделәр. Шушы сүз җитте. Тәвәккәлләдем дә контракт төзедем, – ди Ленур. – Авылыбыздан ике егет беренче көннәреннән бирле СВОда. Берсе – минем җизнәм. Ул да тәэсир иткән, күрәсең. Китәсемне берәүгә дә әйтми йөрдем. Дусларыма ике көн кала гына хәбәр бирдем. Өйдәгеләрне исә чик буендагы складта эшләячәкмен дип алдадым. Мин – үзсүзле кеше, әйтәм икән, эшемне ахырына җиткерәм.

Килүгә үк алгы сызыкка эләгә ул.

– Авдеевкага кергән вакытлар. Без ротада Татарстаннан 4 егет идек. Сөйләшеп киттек. Берсе авыр хәлдән чыгар өчен килешү төзегән. Икенчесенең алиментлары буенча бурычлары җыелган, өченчесе тимер рәшәткә артыннан чыккан кеше иде. Боларны тыңладым да үземне уйладым. «Син, Ленур монда нишләп йөрисең, сиңа нәрсә калган инде?» – дидем. Бер дигән тормышым бар, акчам да җитәрлек. Бер мәлдә баштан мең төрле уй узды. Әмма артка юл юк иде, – ди Ленур. – Мин квадрокоптерны идарә итәргә укып кайттым. Яраланасы көнне өч кеше разведкага киттек. Алдан барган егет минага басты. Ул да, аның артыннан атлаган иптәшебез дә харап булды. Мине квадрокоптер тартмасы саклап калгандыр, әле тагын яшәргә насыйп иткән, күрәсең. Сул аяк белән сул кул сынган, уң аякның табан өлеше юк иде. 2023 елның 11 ноябре иде ул. Әле дә истә: бик матур көн. Җиргә ятып, күкне күзәтәм. Ул шулкадәр матур иде. Әйтерсең кемдер матур итеп ясап куйган. Их, минәйтәм, үзебезнең урман аланнарында ятсаң иде! Якыннарым да сагындыра. Мин Севастопольгә очканда гына аңга килдем.

«Алтын табутта күмәрләр иде»

Севастопольдә, Сочида, Мәскәүдә дәвалана ул. Госпитальдә ятканда Ленур бар тормышын сүтеп җыя. СВОдагы өч ай гомере аеруча хәтеренә уелып кала.

Монда тормыш – бер хәл, тегендә егетләр белән узган өч айның һәр минутын күз алдыннан уздыра ул. Блиндажда тычканнар белән бүлешеп ашаган ипинең дә, тамагы ачкач капкан гөлҗимешнең дә тәме онытылмый. Өйгә исән кайтсам, гөлҗимеш утыртам, дип сүз бирә егет.

– СВОда яраланып кайту кемнең кем икәнен аңларга ярдәм итте. Янымда дусларым күп икәненә тагын бер кат инандым. Мәскәүдән кайтуымны ничек каршы алуларын белсәгез иде. Нишләтергә белмиләр, – ди ул. – Дуслар бөтенесе бергә җыелып, машина бүләк итте. Хәзер менә уйлыйм: әгәр үлеп кайткан булсам, мине алтын табутта күмәрләр иде, мөгаен.

«Изгелек коткара»

Ленур кечкенә чагында мәктәптә инша яза. Ул анда: «Мин, үскәч, бизнесмен һәм җырчы булам», – ди. Теләкләре чынга аша аның. Казандагы Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә укырга керә, бизнесын да ачып җибәрә. Әле менә фермерлык эше белән шөгыльләнә башлаган.

– Мактанырга яратмыйм. Элек-электән кулдан килгәнчә кешегә ярдәм итәргә тырыштым. Әмма гел исемемне әйтмәүләрен сорадым. Аны кешегә кычкырып әйтүдән ни файда? Иң мөһиме: Аллаһы Тәгалә белсен! Миңа шул җитә. Авырлык килгәндә дә сиңа бары тик Аллаһы Тәгалә генә булыша. Тормышта төрле хәлләр булды. Бермәлне авыр сынаулар аша да узарга туры килде. Әмма ничек тә шул кыенлыктан чыгу юлын таптым. Әлеге дә баягы якын дусларым ярдәм итте. Кайчандыр миңа авырлык китергән кешеләр бүген үзләре үк шул хәлдә калды, – ди Ленур. – Бездә кеше әле дә илдә барган хәлләрнең асылын аңлап бетерми. Кибет тулы ризык. Бераз искергәне туры килсә, тавыш чыгарып йөрибез. Һаман да нидәндер риза түгелбез. Мин СВОда чакта халык кар күп явудан зарланды. Ә андагы хәлләрне берәү дә уйламый. Әйтәм бит, рәхәт тормышта яшәгән кешегә ярап булмый. Кешене бары тик авырлык кына чыныктыра. Булган хәл: бер ирне төрмәгә утырттылар. Хатыны шундук, миңа төрмәче кирәкми дип аерылып китә. Вакыт узгач, теге ирнең гаепсез икәнлеге ачыклана. Аны чыгаралар. Ул хатынын кире кайтырга үгетләп карый. Әмма хатын, синең кара табың бар, дип кайтмый. Ә берничә елдан бу ханым суга бара. Коега чиләге төшеп киткәч, күрше малаеннан ярдәм сорый. Малай, чиләкне алам дип, суга батып үлә. Ә бу хатынны төрмәгә утырталар. Изге гамәлең дә, явызлыгың да барыбер кире әйләнеп кайта.

Ленур күп итеп маллар асрый. СВОга киткәндә аларны игезәге Ленарга калдырган була. Хәзер инде үзенең планнары зур. Әлегә 12 баш аты бар. Яңа елдан соң 100 баш үгез үстермәкче.

– Авылны бик яратам. Казанда яши алмыйм. Хәер, авылда да шәһәрчә яшәп яту инде. Әти-әниләребез, игезәгем дә, апам гаиләләре бер авылда булгач, бик рәхәт. Аннары бит хатынымны да күршедән генә алдым. Мин 11 нчедә укыганда, бәләкәй генә кыз иде. Үсеп, укып бетергәнен 10 ел көттем. Шөкер, бик матур яшибез. Кызыбыз үсеп килә. Әле менә тагын икенче сабыебызны көтәбез, – ди Ленур. – Концертлар белән йөри башладык. Җырлыйбыз да, елыйбыз да: СВОдагы егетләрне искә алабыз, гыйбрәтле хәлләрне искә төшерәбез. Уллары, кияүләре, ирләре анда булган хатын-кызлар рәхмәт әйтә. Күңелем хәзер бөтенләй үзгәрде. Хәтта капка төбендә үсеп утырган кычыткан да шундый кадерле. Илләр тынычланыр, авырлыклар артта калыр, дип көтәм. Кеше булып калыйк!

Ленур – көрәшче егет. Аягындагы протезы уңайланып беткәч, тагын бил алышкан әле ул. Беренче булмаса да, икенче урынны яулаган. Үҗәт егетнең туктарга исәбе юк. Сабан туенда да көрәшергә исәпләп тора.

– Тормыш – үзе көрәш мәйданы. Без җиңәргә тиеш, – ди Ленур.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре