СВОдагы якташларына 3000 пакетлы үлән чәе җибәргәннәр

Балтач районында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен оештырылган "Фикердәшләр" клубына йөрүчеләр СВОдагы якташларына үз куллары белән әнә шуның кадәр үлән чәе әзерләгән.

-Җәй буе кемнәрдер басу- кырлардан күп итеп дару үләннәре җыеп, кемнәрдер бакчасында үскән җиләк- җимешләрне киптерде. Аннары бөтенебез Балтач бистәсендәге "Факел" клубына җыелып, әлеге чәйләрне махсус пакетларга тутырдык. Бик күпләр бу изге эшне күңел җылысын биреп, бик теләп катнашты.

Һәрбер чәйгә аның составы язылган белешмә дә куйдык, "Җиңү белән әйләнеп кайтыгыз!" - дип, уртак теләгебезне дә яздык. Мин чакыруны кабул итеп, ярдәмгә килгән фикердәшләремә бик рәхмәтле, - ди әлеге клубны оештыручы Чулпан Габделганиева.- Бу безнең беренче ярдәм генә түгел инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре