Газетага язылу

СВОдагы уллары әти-әнисенә сюрприз ясаган (ВИДЕО)

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киңәйтелгән утырышында күңелле хәл булды.

Чара ахырында "Астра" тернәкләндерү үзәгендә эшләгән, хәзерге вакытта СВОда булган егетнең әти-әнисен һәм хезмәттәшләрен экран аша Тимур Савосин Яңа ел белән котлады.

Күп тә үтмәде, Тимур залга килеп керде. "ВТ" журналисты да бәхетле мизгелләрнең шаһиты булды. Һәркемнең газиз кешесе янына исән кайтсын!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре