Табиб атеросклероз билгеләрен алдан ничек белеп булганлыгын әйткән

 Медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб-кардиолог Инна Жевагина атеросклерозны нинди симптомнар күрсәтә алачагын сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, атеросклерозга кан тамырлары стеналарында холестерин булуы китерә, нәтиҗәдә нормаль кан агымына комачаулаучы бляшкалар барлыкка килә. Бу хәл ишемия авыруына, ә авыр очракларда миокард инфарктына, инсультка, аяк гангренасына һәм башка куркыныч патологияләргә китерергә мөмкин.

Жевагина билгеләп үткәнчә, йөрәк тамырлары холестерин бляшкалары белән зарарланганда, пациент күкрәк тирәсендә басым яки һава җитмәүдән интегергә мөмкин. Әгәр атеросклероз үзәге баш мие тамырларында булса, кеше игътибар, хәтер һәм күрү сәләте бозылуын сизә ала. Аяк тамырларындагы бляшкалар  аяк мускулларында авыртуга китерә.

Атеросклероз барлыкка килү куркынычын киметү өчен, табиб диета тотарга киңәш итә: югары холестеринлы хайван продуктларын чикләргә, кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тотарга, татлы һәм онлы ризыкларны артык кулланмаска, шулай ук рационда пальма мае булган продуктларны, газлы су һәм алкогольны чикләргә. Шулай ук уртача физик активлык белән шөгыльләнергә һәм холестерин дәрәҗәсен даими тикшерергә киңәш ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре