Газетага язылу

Табиб баш авыртуына китергән аяк киемен атады

Күпчелегебез аяк киемен сайлаганда, уңайлылыгына һәм анатомик дөреслегенә игътибар итмичә, тышкы кыяфәтенә һәм модасына гына карый.

Ә нәкъ менә аяк киеме башлыча терәк-хәрәкәт аппаратының хәленә, гомумән, кәефкә йогынты ясый. Травматолог-ортопед Михаил Игнатьев “Газета.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Табиб әйтүенчә, хәтта үкчәле гадәти туфли дә баш авыртуга, хроник алҗуга китерергә мөмкин.

Ник дигәндә, йөргәндә, йөгергәндә төп йөк табанга төшә. Норма буенча, йөк 3 нокта арасына: үкчә һәм баш бармак белән чәнти бармак арасына төшәргә, ә табанның гөмбәзе, йөкне “йомшартып”, буыннар һәм умырткалыкны саклап, амортизация функциясен башкарырга тиеш. Аяк киеме дөрес сайланмаса, амортизация кимегәнлектән, табанның гөмбәзләре калынаеп, яссы табанлылык барлыкка килә, дип аңлаткан ул. Биек үкчә гәүдәнең бөтен авырлыгын табанның алгы өлешенә күчереп, бармакларга төшә торган басымны көчәйтә. Бу исә аларның деформацияләнүенә – баш бармакның эчкә авышып, “сөяк” чыгуга китерә.

Моннан тыш даими рәвештә үкчәле аяк киеменнән йөрү гәүдәнең табигый халәтен бозып, балтыр, җилкә һәм бот мускулларының киеренкелеген китереп чыгара һәм имгәнү – сеңерләр сузылу, балтыр сөягенә зыян килү куркынычы белән яный. Сөял чыгу, табан астында (әйтик, үкчә өлешендә яки бармаклар астында) тән тиресенең, тупасланып, ярылуы (натоптыш), көн азагына аякларның нык алҗуы аяк киеменең дөрес булмавы турында “сөйли”. Мондый аяк киеме табанга гына түгел, кәефкә дә йогынты ясый: һәр адым саен умырткалык буйлап өскә таба муен өлешенә кадәр дулкын уза. Амортизация булмаганда (мәсәлән, даими рәвештә үкчәле аяк киеменнән йөргәндә), дулкын, көчәеп, аякларда, җилкәдә уңайсызлык һәм хәтта баш авыру барлыкка китерә. Табиб әйтүенчә, үкчәсе 2-4 см озынлыктагы, алгы өлеше  иркен булган, шнурлы яки “липучкалы” аяк киеме (аякның калынлыгын “җайга салу” мөмкинлеге бирә) иң уңайлысы һәм иң дөресе булып санала. Мондый туфли  умырткалыкка төшә торган дулкынны киметә, ә алгы өлешенең киң булуы табанга ирекле хәрәкәтләнү мөмкинлеге бирә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре