Пенза дәүләт университетының Медицина институты доценты Алексей Агейкин “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, илебездә яшәүчеләрнең 1 проценты чамасы С гепатиты белән авырый. Әмма чынында мондыйлар саны 3 тапкыр күбрәк.
Агейкин искәртеп үткәнчә, бавырдагы көйсезлекләр кешене шундук сагайтып, табибка күренергә мәҗбүр итәргә тиеш. Гепатит – беренче чиратта бавырга зыян килгән, дигән сүз.
Табиб билгеләп үткәнчә, чирнең башлангыч стадияләрендә хәлсезлек күзәтелә һәм күпләр моңа игътибар да итми. Ә инде соңгы стадияләрендә кеше ябыга, уң якта кабырга астында авырту барлыкка килә.
“Гепатит йоктырганнан соң чама белән 10 ел эчендә бавыр циррозы барлыкка килә. С гепатиты белән авыручының күпме гомере калуын әйтүе кыен. Әмма сырхау тормышын тамырдан үзгәртергә тиеш”, – дип йомгак ясаган сүзенә белгеч.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез