Газетага язылу

Табиб иң зарарлы 3 ашны атап үтте

Табиб-эндокринолог Дарья Хайкина иң зарарлы өч аш турында сөйләп үткән.

Кайбер ашлар файдасыз гына түгел, сәламәтлеккә зыян да салырга мөмкин әле. Күпләребез ашны дөрес туклануда мөһим ризык буларак санаса да, кайберләре чамадан тыш майлы, калорияле яки тозлы була.

Балалар эндокринологы һәм нутрициолог Дарья Хайкина “Газета.Ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, иң элек “солянка” зыянлы ашлар исемлегенә керә. Маринадланган, ысланган ингредиентлары аштагы тоз микъдарын нык кына арттыра. Тоз исә бөерләргә авырлык китерә һәм организмдагы сыеклыкны тоткарлый. Колбаса һәм ысланган ит кисәкләре ашның калориясен арттыра һәм бавырга кырын суга. Тоз шулай ук аппетитны көчәйтеп,  күп ашауга китерә.

Икенчедән, крем аш та зарарлы. Еш кына эретелгән сыр белән әзерләнелә. Ә мондый сыр – май, стабилизатор һәм тоз чыганагы. Мондый ашның бер порциясе 500 дән артыграк килокалорийдән гыйбарәт булырга мөмкин. Шуңа да карамастан, ул туклыклы түгел. Сөт майларының чамадан тыш күп булуы эчәкләргә зыян сала, эч күбүгә китерә.

Өченчедән – лагман. Гадәттә майлы шулпада пешерелә. Кул токмачыннан файдаланган очракта да, аның күп булуы ашка чамадан тыш күп гади углеводлар өсти. Нәтиҗәдә  ашкайнату системасына авырлык килә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре