Газетага язылу

Табиб йөгергәндә иң еш очрый торган хаталарны санап үтте

Йөгерү күпләребезнең яраткан шөгыле булып тора. Әмма, йөгергәндә, еш кына теге яки бу ялгышлыкларга юл куелырга мөмкин.

Ортопед Андрей Литвиненко “aif.ru” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә иң еш очрый торган хаталар турында сөйләп үткән.

Иң төп ялгыш – кул-аякларны язмыйча гына йөгерә башлау. Бу очракта мускул, сеңерләр тартылырга,  аяк буынына зыян килергә, хәтта сынарга мөмкин, дигән ул. Тагын бер ялгышлык – табибка күренмичә, медицина тикшеренүе узмыйча гына йөгерү белән шөгыльләнә башлау.

Йөгергәндә, йөрәк тибеше ешая, кан басымы күтәрелә. Шул сәбәпле аритмия, стенокардия көчәергә мөмкин. Үзенең “яшеренеп” яткан йөрәк-кан тамырлары авыруларын белмичә йөгерә башлаучыларга шундый куркыныч янавы бар, дигән сүз. Моннан тыш аяк киемен дөрес сайламау, һава торышына карап киенмәү, көчеңне чамаламау да күңелсезлекләр белән тәмамланырга мөмкин.

Йөгерү өчен сайлап алынган урынның да әһәмияте зур. Йөгергәндә,  тирән итеп сулыш алабыз. Янәшәдә автомобиль юлы икән, машина төтененнән сулыш юлларына зыян килергә мөмкин, дип кисәткән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре