Калкансыман биз авырулары, эндокрин авырулар арасында шикәр чиреннән генә калышып, икенче урында тора. Мәскәү өлкәсенең штаттан тыш баш эндокринологы Инна Мисникова “Радио 1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Белгеч әйтүенчә, диңгездән еракта яшәүчеләргә еш кына йод җитми. Ә ул калкансыман биз гормоннарын эшләп чыгаруда бик мөһим матдә булып тора. Табиб сәламәтлеккә бәйле проблемалар килеп чыкмасын өчен йодлы тоз кулланырга киңәш итә.
Калкансыман биз организмда төп рольне уйный. Биз артык көчле эшләгәндә (гипертиреоз дип атала), кеше кинәт ябыгырга, тән тиресе, күзләре нык ялтырый башларга мөмкин. Шул ук вакытта йөрәк тибеше көчәя, кеше тиз ярсучанга, елакка әйләнә.
Ә инде калкансыман биз акрын эшләгәндә (гипотиреоз), даими алҗыганлык, хәтер начараю, игътибар кимү күзәтелә, дип билгеләп үткән эндокринолог.
“Тагын бер киң таралган проблема – калкансыман биздә төеннәр хасил булу. Алар үзен берничек тә сиздерми һәм тикшерү үткәргәндә очраклы гына ачыклана”, – дип билгеләп үткән табиб.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез