Аз гына туңсаң да, авырый торган чорга җиттек. Әле тамак авырта, әле борынга томау төшә... Алардан ничек котылырга? Дәваланганда нинди хаталардан сакланырга?
Табиб-отоларинголог Айгөл Газизова бу уңайдан иң киң таралган фикерләргә ачыклык кертте.
Тамак авыртканда бугазга җылы компресс куярга кирәк. Авырткан тамакны җылытырга киңәш итмәс идем. Ник дигәндә, миндаль сыман биз белән йоткылык мускуллары арасында үлек (паратонзилляр абсцесс) булса, тамакны җылытканда, ул артачак кына. Бу чир бик авыр һәм озак дәвалана, кешенең үзенә дә бик зур кыенлыклар тудыра.
Тамак авыртканда, туңдырма, салкын су ярдәм итә. Туңдырма белән салкын су, дөрестән дә, тамак авыртуны баса. Билгеле булганча, тамак авырту ялкынсыну аркасында килеп чыга. Ялкынсыну вакытында исә кан тамырлары киңәя. Салкын су эчкәндә, туңдырма ашаганда, алар кысыла, кан әйләнеше акрыная. Нәтиҗәдә, кеше тамак авыртуны да җиңелрәк кичерә.
Тешендә кариес булган кеше гел тамак авыртудан тилмерә. Дөрестән дә, тешендә кариес булган, хроник тонзиллиттан интеккән кешеләр вирусларга аеруча еш бирешә. Гадәттә, алар иң нәзберек урынга – тамакка бәрә. Шуңа күрә авыз куышлыгындагы хроник инфекция чыганакларын (кариес, хроник тонзиллит) юк итәргә кирәк.
Гайморит вакытында бер тапкыр борын куышлыгын тиштерсәң, аны гел тиштереп торасы булачак. Бу – уйдырма. Безнең белгечлек табибларының үзәгенә үткән мәсьәлә бу. Беренчедән, без бу тишемне сөякнең иң нечкә урынында ясыйбыз. Бер айдан инде аның эзе дә калмаячак. Вакытында тишмәсәң, сулыш юлы белән борын куышлыгы арасында җыелган үлек шул урында тыгызланып тупланачак. Нәтиҗәдә, хроник гайморит пәйда булачак.
Борынга сиптерә торган даруны күпме куллансаң да ярый. Организм аңа бик тиз ияләшә. Алар, иң беренче чиратта, әнә шул яктан куркыныч тудыра. Шуңа күрә мондый спрей, тамчыларны 5–7 көннән дә артыграк кулланырга ярамый.
Ингаляция ясау тыела!
Тамак авыртуның беренче билгеләре сизелүгә үк, күпләр ингаляция ясау белән мавыга. Бәрәңге парын сулаучылар да очрый. Әмма тамак шешкәндә, пар ингаляцияләре ясарга ярамый, дип кисәтә белгечләр. Җылылык аркасында шешү көчәя һәм кешенең тыны бетәргә мөмкин. Шулай ук тән температурасы 37,5 градустан югары булганда да ингаляцияләр ясарга ярамый, ул да ялкынсынуны арттыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез