Газетага язылу

Табиб: «Сәламәт тормыш рәвеше яман шеш куркынычын 30 процентка диярлек киметә»

Сәламәт тормыш рәвеше онкология куркынычын 30 процентка диярлек киметә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Андрей Каприн «Питание – путь к здоровью нации» дигән конгресста шулай дип белдергән. Бу хакта «Российская Газета» яза.

Аның әйтүенчә, кешеләр никадәр озаграк яшәсә, аларда яман шеше авырулары шуның кадәр ешрак очрый. Әмма кеше үзе үк чир куркынычын киметә ала. Белгеч әйтүенчә, сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларда яман шеш куркынычы зарарлы гадәтләргә ияләшүчеләрдәгедән – 29 процентка, ә  рактан үлем-китем куркынычы –52 процентка кимрәк.

Табиб әйтүенчә, хәтта аз гына хәмер  дә  сәламәтлек өчен куркыныч тудыра. Көненә 20 граммга кадәр куллану – рак ихтималын 13,9 процентка, ешрак куллану – 34,9, ә инде чамадан тыш куллану – 46,7 процентка арттыра. Авыз куышлыгы эчендәге, бугаз һәм үпкәдәге яман шеш хәмер һәм тәмәке тартуга аеруча бәйле.

Табиб артык авырлыкка аерым тукталып үткән: ул яман шешнең 13 төре куркынычын арттыра һәм яман шеш пәйда булуга гына түгел, аның тизрәк үсүенә дә йогынты ясый икән.
Каприн басым ясап әйткәнчә, дөрес туклануга күчеп,  онкология куркынычын чынлап торып киметергә мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре