Газетага язылу

Табыш кими, банкротлар арта

Россия икътисады тарафында күңелсез хәбәрләр саны арта. Россия ягулык салу станцияләрендәге хәл соңгы атнада начарайган. «Бензонавт» сервисы мәгълүматларына караганда, 28 сентябрьгә Россиядә эшләп торган 24 454 АЗСның 6513 ендә генә АИ-95 бензины бар, бу 27 процентны тәшкил итә. Бер атна элек, 22 сентябрьдә, бу күрсәткеч 31% булган. Бер бездә генә түгел, Европада да вазгыять шундый. 22 сентябрьдә Парижда кайбер АЗСлар бөтенләй ягулыксыз калган, икенчеләрендә машиналарның озын чиратлары барлыкка килгән.

Банклар салымнарның артуы һәм югары ставкалар аркасында кече бизнес арасында түләмәүләр һәм банкротлыклар күпләп башлануга әзерләнә. «Ведомости» язганча, банк менеджерларының инде 63 проценты кече һәм урта бизнес кредитларының сыйфаты начарлануын көтә.

Кыйммәт нефть әлегә Россия бюджетын чималдан керә торган керемнәрнең кимүеннән коткара алмый. Хисап палатасының яңа бәяләвенә караганда, 2026 елда андый керемнәр 7,3 триллион сум тәшкил итәчәк – планнан 1,6 триллион сумга кимрәк.

Нефть һәм газ чыгаруга бәйле салым керемнәре дә исәпләнгән дәрәҗәдән түбәнрәк булыр дип көтелә. Моңа сумның нык булуы йогынты ясый. Моннан тыш, чимал бәясенең үсешеннән кергән өстәмә керемнең бер өлешен аны ташуга һәм иминиятләштерүгә киткән чыгымнар «йота». Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Федераль матбугаттан тагын бер өзек китерик: «Россия предприятиеләренең икътисадый хәле тиз начарлана. Моңа хезмәт хакы буенча бурычларның артуы, шулай ук предприятиеләр арасындагы түләмәүләр, облигацияләр буенча дефолтлар һәм банкларга вакытында түләнмәгән бурычлар дәлил булып тора. Түләнмәгән продукция күләме, еллыкка күчергәч, 22 проценттан артыграк темп белән үсә һәм 9 триллион сум тәшкил итә. Зыянга эшли торган предприятиеләр саны да үсә икән. Үткән ел 69,6 процент предприятие үзен табышлы дип санаса, быел сан 66,5 процентка кадәр түбәнәйгән. Белгечләр бүген һәр дүртенче компания диярлек дефолт чигендә дип кисәтә. Макроикътисадый анализ һәм кыска вакытлы фаразлау үзәге (ЦМАКП) мәгълүматларына караганда, бизнес бурычлар түләүгә операцион табышының рекордлы 36–37 процентын сарыф итә.

                           

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре