Театр һәм кино артисты Алексей Янин тормыштан 40 яшендә китте. Бу хакта шимбә көнне, 2 сентябрьдә, актер хезмәт иткән Россия академия яшьләр театрының Telegram-каналында хәбәр иттеләр.
Соңгы сигез елда Янин инсульт нәтиҗәләре белән көрәшкән.
"Алексейның туганнарының һәм якыннарының кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз. Сезнең белән бергә кайгырабыз! "- диелгән хәбәрдә.
Артист белән саубуллашу вакытын һәм урынын соңрак хәбәр итәчәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез