Танылган театр һәм кино артисты СВОда һәлак булган

Махсус хәрби операция зонасында Леонид Гусаровның гомере өзелгән.

Россиянең театр һәм кино актеры Леонид Гусаров махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Бу хакта “РБК” Жуковский шәһәре балалар сәнгать мәктәбенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Хәбәрдә Гусаровның 2023 елның августында махсус хәрби операция зонасына китүе, хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булуы турында әйтелгән.
Мәрхүм белән хушлашу 21 июньдә Мәскәү өлкәсе Жуковский шәһәрендәге храмда узган.

Леонид Гусаров 1973 елның 13 февралендә Ангарск шәһәрендә туган. 1998 елда Иркутск театр училищесын тәмамлаган, илнең берничә театрында эшләгән, шулай ук кинога төшкән. “Дорогие товарищи” фильмындагы роле –төп хезмәтләреннән берсе. 2012-2023 елларда Жуковский шәһәрендә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы булып эшләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре