Гөлгенә Баһавиева, 95 нче лицей директоры (Казан):
– Без укыганда, әле тәртипкә билге куела иде. Мин 1993 елда мәктәптә эшли башладым. 2000 елга кадәр үзебез дә куйдык. Ничек тә укучылар тәртибен яхшы якка үзгәртергә тырыштык. Әти-әниләр дә игътибарсыз булмады. Без моннан ерак киттек, онытылды инде ул хәзер. Тәртип өчен билге куюны замана әти-әниләре аңлап та бетермәскә мөмкин. Ә безнекеләр гадәти нәрсә кебек кабул итә иде. Әлеге яңалык кереп китсен өчен шактый вакыт кирәк булачак. Беренче елларда җиңел булмас дип уйлыйм. Бәхәсләр дә чыгар. Көндәлеккә кызыл төстәге каләм белән язуларны хупламыйм. Бу нәрсә әти-әниләргә дә психологик яктан тәэсир итә. Электрон журналда да кисәтүләр ясый, мәгълүмат бирә алабыз. Укытучы хәтта билгегә дә аңлатма язарга мөмкин. Ике арада элемтә мөһим дип саныйм.
Гөлназ Мортазина, рус теле укытучысы (Нурлат районының Кизләү мәктәбе):
– Тәртипкә билге кую начар булмас иде дип уйлыйм. Фәнне белгән өчен дә куябыз бит. Яхшы билге алу өчен тырышалар. Чиреккә «3ле» яки «4ле» чыгарга тора икән, аны төзәтү ягын карыйлар. Тәртипкә дә бер этәргеч булыр иде. Хәзер балалар саны кими бара. Укучыларымны тыңламыйлар дип әйтә алмыйм. Дөрес, төрлесе бар. Тыңламаган өчен билгене бервакытта да төшереп куйганым юк. Тиктормасларны да тынычландырып була.
Рөстәм Фәхриев, Әтиләр берлеге рәисе (Сарман районы):
– Мәктәпләрдә тәрбия мәсьәләсенә игътибар бирелә башлады. Системаны үзгәртмичә булмый. Әлбәттә, тәртип өчен билге кирәк. Әти-әни прокуратурага шикаятьләр яза, укытучы гаепле булып кала. Монда бит киресенчә, әти-әнисен сүгәргә кирәк. Үзебез дүрт бала тәрбиялибез. Икесе – мәктәп яшендә. Тәртипкә билге куйгач, әти-әнисе дә уйлый башлар. Без дә шулай үстек бит инде. «2ле» алсак, әти-әниләр: «Нишләп син тәртип бозасың?» – дип ачулана иде. Тәртипкә билге куюны бетергәч, балаларның бернәрсәгә дә исе китми башлады. Минемчә, тәртипләре күпмедер әйбәтләнәчәк. Тәртипсезлеккә каршы көрәштә иң яхшысы – хезмәт тәрбиясе. Эшең, шөгылең булса, синең тырай тибеп йөрергә вакытың юк.
Зөһрә Садыйкова, журналист:
– Мәктәп – балага белем бирә һәм белемен бәяли торган урын. Шуңа күрә тәртип өчен билге куюны бик аңлап та, кабул итеп тә бетерә алмыйм. Аннан соң, укытучылар аларны ничек дөрес итеп бәяли алыр икән соң? Арада шук, сөйләшергә яратучы, кечкенә сыйныфларда алдына гына карап утыру авыр бирелә торган балалар да була. Мөһере сугылмаса да, тәртип өчен укучының билгесен төшереп кую күренеше мәктәпләрдә хәзер дә бар инде ул. Әйтик, минем шук улым дәресен яхшы белсә дә, «телең күп сөйли» дигән сәбәп белән берничә тапкыр «3ле» билгесе алып кайтты. Мәктәптә укыганда үземә дә эләкте андый билге. Химия дәресендә ике кыз һәм бер егет лаборатор эш башкардык. Егетебез шуклыгы аркасында бер-бер артлы 3–4 пробирканы ваткач, укытучыбыз аңа – «1ле», безгә «2ле» куйган иде. Яхшы билгеләргә генә укыгангамы, ватык пробирка өчен эләккән шул «2ле» әле дә истән чыкмый.
Алена Газизова, ике бала анасы (Кукмара):
– Укытучыга файда китерә икән, мин каршы түгел. Хәзер бит аларны бакчада ук тыңлатып булмый. Тәрбияче булып эшлим. Кайберләрен берни эшләтеп тә булмый. Әти-әниләре исә гаеп табарга булдыра. Әти-әни, бала хаклы, укытучылар гаепле, дигән нәрсә бетәр иде, ичмаса. Быел үземнең улым да беренче тапкыр 1 нче сыйныфка барачак. Яңалыкның кереп китүен белми дә калырлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез