Хөкүмәт балалары булган гаиләләр өчен ташламалы ипотека программасын 2023 ел ахырына кадәр озайтты, дип хәбәр итте Михаил Мишустин.
Премьер хәбәр иткәнчә, хәзер программа ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен генә түгел, ә беренче бала туганда ук гамәлдә булачак.
Бу карар яшь ата-аналарның күбесенә үз торакларын сатып алырга мөмкинлек бирәчәк, дип ассызыклады Мишустин, шулай ук хөкүмәт кредитлар бирү өчен акча лимитын ике тапкыр арттырырга (1,7 трлн сумга кадәр) карар кылды, дип хәбәр итте.
Билгеләп үтик, ташламалы гаилә ипотекасы программасы Россиядә 2019 елдан гамәлдә. Программа кысаларында Гаилә еллык 6% белән кредит алырга мөмкин. Мәскәү һәм Петербург өчен займның максималь күләме-12 млн сум, калган төбәкләр өчен-6 млн сум.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез