«Татар Балалар Нәшрияты» проекты Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның VII Бөтенроссия иҗтимагый премиясе конкурсында җиңде. Рус, татар, мари, чуаш, удмурт, эрзя һәм мукшы халык әкиятләре мотивлары буенча «Идел буе батырлары» нәфис-анимацион басмалар сериясе елның иң яхшы наширлек проекты дип танылды.
«Идел буе батырлары» әкиятләрендә Идел буенда яшәүче төрле халыкларның баһадирлары – Камыр-батыр, Вольга, Маршан, Сабан, Йаван-паттар, Сельта – балаларны батырлыкка, үзара ярдәмләшүгә өйрәтә, милли гореф-гадәтләр турында сөйли. Һәр халыкның әкияте аның үз телендә, шулай ук рус һәм татар телләрендә язылган.
 Китапның һәркайсы буенча мультфильм да төшерелгән. Аларны китап тышлыкларында урнаштырылган QR-кодлар аша карарга мөмкин.
Анимация компоненты әлеге проектның мөһим өлеше булып тора, ул балаларны Идел буе халыклары фольклоры дөньясына тагын да ныграк җәлеп итә, дип ассызыкладылар Татар Балалар Нәшриятында.
Конкурста Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең проектны гамәлгә ашырудагы әһәмиятле роле билгеләп үтелде.
Җиңүчеләрне Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның җитәкчесе Игорь Баринов «Россия Федерациясендә тел сәясәте» форумында бүләкләде. Конкурска илнең 57 субъектыннан 252 гариза килгән иде.
Мультфильмнарга сылтамалар:
 https://www.youtube.com/watch?v=7cTfsD_dC5w
 https://www.youtube.com/watch?v=fRn9p6M64IU&t=2s
 https://www.youtube.com/watch?v=TyWH5XFK7Qo
 https://www.youtube.com/watch?v=UJYSJAPYBTI
 https://www.youtube.com/watch?v=N1-jvsx5ZPY
 https://www.youtube.com/watch?v=X05gpVrRWZc
 Башка мультфильмнарны сылтама буенча “Татармультфильм” берләшмәсе рәсми каналында карарга була:
 https://www.youtube.com/@balarf/featured
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез