Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар төркемендә эшләүче Нәфис Гыйниятовның гаиләсенә зур сынау килгән. Зәй районының Аксар авылындагы әти-әнисенең йорты янып көлгә әйләнгән.
– Әле ярый әти-әнием исән сау. Мал-туарга да зыян килмәде. Йортыбыздан берни калмады инде. Янды да бетте, – ди Нәфис. – Бөтен җирне җыештырдык. Бик күпләр ярдәм итте. Бар кешегә дә мең рәхмәт. Акча да күчерәләр. Безнең гаиләгә эшләгән игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Нәфис Гыйниятов Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның төркеме администраторы булып эшли. Әтисе Фәнис белән әнисе Флера җырчыларның Казанда узган концертына да килгәннәр иде. Ә Нәфис беренче мәртәбә зур сәхнәдә үзенең җырын башкарды. Әти-әнисе шунда улларын алкышларга күмеп, җырчыларга бик матур сүзләр җиткергән иде.
Зөлфирә Мирзаянова да Нәфиснең әти-әнисен бик кунакчыл кешеләр дип сөйли. Гастрольләрдә йөргәндә еш кына зур төркемнәре белән Нәфисләрдә кунып та кала торган булганнар.
Гыйниятовларга ярдәм итәргә теләүчеләр уллары Нәфис Фәнис улы исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89534978777 номерына беркетелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез