Татарчаны өйрәнү өчен репетитор эзләүчеләр 21 процентка арткан. «Профи.ру» онлайн-платформасы әнә шундый сораштыру нәтиҗәләрен белән гаҗәпләндерде. Казанда бу күрсәткеч 7 процент булса, Мәскәүдә 19га җиткән. Нәрсә дигән сүз бу? Белгечләр, татарлар чит телләрдә сөйләшеп, үз телеңне белмәүнең оят икәнен аңлый башлады, дип белдерә.
Татар теленә – 500 сум
Сер түгел, бездә әти-әниләрне күбрәк БДИ бирү өчен кирәкле булган рус теле, математика, физика, биология, җәмгыять белеме һәм башка фәннәр кызыксындыра. Ләкин татар теле түгел. Чынбарлык шундый. Вузга кергәндә ихтыяҗы булмаган фәнгә акча түгеп, репетитор яллап утырмыйлар, билгеле. Шуңа күрә татар теленнән репетиторлыкка ихтыяҗ арту берничек тә БДИга бәйле була алмый. Алайса, белгечләр эзләү белән шөгыльләнүче «Профи.ру» ничек мондый нәтиҗәгә килгән? Сораштыру гына бит бу дияр идең, укытучылар үзләре дә ихтыяҗны сизгән. Һәрхәлдә, Казан мәктәпләренең берсендә рус, татар телләрен укытучы Алинә Гыйльметдинова шулай ди.
– Моңа кадәр бер генә әти-әнинең дә: «Балама татар теленнән репетитор булыгыз әле», – дип тәкъдим иткәне юк иде. Быел яңа уку елы башында өч кеше мөрәҗәгать итте. Бик гаҗәп тоелды бу миңа. Тик шулай да бик сөендем. Икесе – башлангыч, берсе – 6 нчы сыйныф укучысы. Максатлары – кагыйдә ятлау түгел, аралашырга өйрәнү. Берсенең әдәби телдә үк сөйләшәсе килә. Сәгатенә 500 сум алам. Яңа елдан бәяне 300гә арттырырга исәп, – диде яшь укытучы Алинә Гыйльметдинова.
Буа шәһәрендә репетиторлык белән шөгыльләнүче укытучының да фикерен белештек. Әмма ул исемен күрсәтмәвебезне үтенде.
– Чыннан да, телләр өйрәнүгә кызыксыну арта бара. Әти-әниләр балаларына яшьтән берничә тел өйрәтергә тырыша. Чит телләрдә сөйләшеп, үз телеңне белмәү оят икәнен аңлый башладылар. Репетитор булып та эшлим. Теләүчеләр бар, укучыларны күп җыймыйм, чөнки вакытым юк. Туган телдә аралашу, аны әйбәтрәк белергә тырышу – зыялылык билгесе, – диде ул. – Саф татар авылларында урамда сабыйлар бер-берсе белән русча сөйләшә. Бу күренеш бик борчый мине. Балалар рус телендә искиткеч матур мультфильм карый, зәвыклы җырлар өйрәнә. Димәк, әти-әниләр, укытучылар бердәм булып, туган телебезне үстерүдә зур тырышлык куярга тиеш. Булачак шагыйрь, рәссам, режиссерлар балалар бакчасында, мәктәптә, гаиләдә тәрбияләнә бит.
Дәрескә сорау бармы?
Казандагы 116 нчы лицейның татар теле һәм әдәбият укытучысы Зилә Габдинова да быел 1 нче сыйныф укучылары арасында татар телен сайлаучылар күбрәк булуын әйтте.
– Башка вакытта татар төркеменә барасылары килми иде. Моңа кадәр 7–8 булса, быел 15 укучы йөри. Татарлар арасында туган телен өйрәнергә теләүчеләр арта. 1 нче сыйныф укучыларының 70 проценты татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнә. Узган ел бу сан 20 процентка кимрәк иде. Әти-әниләрдә милли үзаң үсүен сизәм. Югыйсә барысы да, безгә дәүләт теле җитә дип, балаларын шул төркемгә бирер иде. Аларның телне тирәнрәк өйрәнәсе килә, – ди «Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы» бөтенроссия бәйгесе лауреаты Зилә Габдинова.
Минзәлә районы укытучысы Гөлфинә Хамаева белдергәнчә, мәктәптә укучылар рус телендә сөйләшә, ни өчен дигәндә, өйдә күбесе әти-әниләре белән шул телдә аралаша.
– Мәктәптә татар теленә игътибарны арттырырга җыенабыз. Телләре ачылсын дип, укучыларны түгәрәкләргә тартабыз. Мин үзем театр түгәрәге өчен җавап бирәм. 7 нче сыйныф укучылары белән спектакль әзерләдек. Башка сыйныфларны да бу эшкә җәлеп итәбез. Яңа директорыбыз милли җанлы. Без, туган тел укытучылары, татар рухын саклап калырга тырышабыз, – диде ул.
Кузгалу...
Кукмара районы мәдәният йорты методисты, блогер Регина Хәкимҗанова да туган телгә игътибар артуны тоя башлаган.
– Беркөнне Казанга табибка барган идем. «Шикаятьләрегез бармы?» – дип татарча соравы гаҗәп тоелды. «Ни өчен татарча сөйләшәсез?» – дип кызыксынмыйча кала алмадым. «Медицинада болай да рус алынмалары күп, гадиен булса да, татарча әйтик», – диде ул. Барыбыз да шулай эшләсәк иде! Мин сәхифәмне бары татарча гына алып барам, төрле викториналар оештырам. Татарча видеолар төшерәбез, башкалар да, безгә ияреп, үзләренекен тәкъдим итә. Әниләргә татарча тәрбия бирәбез, – ди ул. – «Сине карагач, без дә татар бит, фәлән сүзне дә әйтә алмыйбыз», – дип оялып куялар. Аларда туган телне өйрәнү теләге уяна. Күктән генә төшми бит болар, ишетү, карау нәтиҗәсе. Шуңа күрә татар блогерларының да хезмәте зур. Соңгы вакытта татар шигърияте белән кызыксынучы, китап укучылар саны арта башлады. Мәктәптә дә, балаларыгызга татарча китаплар укытыгыз, өйдә күбрәк сөйләшегез, дип әйтә башладылар. Мәдәният өлкәсендә дә чараларны саф татарча алып барырга киңәш итәбез. «Ак калфак» оешмасының да телне, мәдәниятне үстерү, гореф-гадәтләрне барлауда хезмәте зур икәнен әйтмичә калып булмый.
Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова исә, саннарга сөенеп, алданмаска киңәш итә.
– Без үзебезне саннар белән тынычландырган булабыз, ләкин мәдәниятебез, телебез, әдәбиятыбыз киләчәге куркыныч хәлдә. Яңа ФГОСларга таянып, бүген әти-әниләр шимбә көнне укымас өчен көрәшә. Алар моны гаилә белән ял итәргә кирәк, дип аңлаталар. Биш көнгә күчү туган телебез өчен файдага түгел. Татар мәктәбе бүген юкка чыга. Төбәк тарихын, мәдәниятен, телен, әдәбиятын өйрәнер өчен программаларда урын юк. Элек бу мәгълүматны балалар татар теле, әдәбияты дәресләрендә ала иде. Күз алдыбызда милли мәктәбебез юкка чыга. Дәүләт телебезне эшләтергә, көндәлек тормышта кулланырга курка, максат итеп куймый. Яшьләр шуның өчен кызыксынмый, алар карьера ясарга омтыла. Туган ил турында җаваплылык тоеп яшәүчеләр сирәгәя. Мал турында кайгыручылар күбәя. Телне эшләтә белергә кирәк. Кызганыч, без сувенир халыкка әйләнеп барабыз. Тамырыбызны куркаклык аркасында үз кулыбыз белән чабабыз.
Фикер
Роза Хәбибуллина, Мәскәүдәге татар этномәдәни юнәлештә белем бирүче мәктәп директоры:
– Укучылар саны елдан-ел күбәя, кызганыч, татарлар саны артмый. Төрки халыклар, кыргыз, үзбәк, азәрбайҗан, Кавказ халкы балаларын безгә укырга китерә. Татарларның алай атлыгып торганы юк. Моңа кадәр татар телен башлангыч сыйныф укучылары атнага ике тапкыр өйрәнде. Быелдан 5 нче сыйныфтан дәвам итәргә булдык. Ел саен шулай әкренләп арттырырга исәп. Мәктәп каршындагы Каюм Насыйри үзәгендә өлкәннәр татар телен өйрәнә. Быел 17 кеше язылды.
Татарның абруе үсә дип уйлыйм мин. Татарстан – мәгариф, сәнәгать буенча да алга киткән төбәк. Казан кунакларны туристик яктан да кызыксындыра. Күп кенә танышларым быел Казанга экскурсияләргә барды. Алар арасында татары да, русы да бар. Мәскәүдә вице-премьер Марат Хөснуллинны, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны да бик хөрмәт итәләр.
Сәрия Мифтахова
Вазгыять
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина белдергәнчә, республика мәктәпләрендә татар телен өйрәнүче укучылар саны арта дип әйтеп булмый. Узган ел – 63,3 процент булса, быел 62,9 процент. Тик алга китеш тә юк түгел.
– Районнарда уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре туган телдә белем алучыларның бераз артканын күрсәтте. Узган ел бу күрсәткеч 24,78 процент булса, яңа уку елында – 25,2. «Адымнар» полилингваль комплекслары хисабына һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланган эшнең дәвамы буларак, татар телен, башка телләрне саклау комиссиясе, җитәкчелекнең бу мәсьәләгә игътибары нәтиҗәсендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә татар сыйныфлары ачылды. Әти-әниләрнең балага туган телен өйрәтү, яшьләр арасында телне камилләштерү теләге бар, – ди Энҗе Гыйззәтуллина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез