Газетага язылу

Татарда «психологка барыйк» димиләр, «әйдә, чәй эчик» диләр

Кибеткә иркенләп чыктым бүген. Чәй бетүне сәбәп итеп һава сулап кайтам әле. Ашыгыр җир булмаганда: «Күрше Фәридә апа очраса ярар иде», – дип барам мин. Ашыкканда: «Фәридә апа очрамаса ярар иде», – дим. Яныннан тиз генә китим димә... Чыгарып куяр юлыңа дигәндәй, әнә Фәридә апа басып та тора. Мине генә көткән, диярсең.

Фәридә апа кая баруымны, кибеттә ни кирәклеген ачыклады.

– Чәйсез яшәп булмый ул. Татарларга бигрәк тә. Күпме борчу-мәшәкатьне көйли, үпкәләүләрне туктата, ике арага күперләр сала бит ул чәй. Ничә тапкыр аерылышудан саклап калды ул безне, беләсеңме? Син түгел, Ислам абыең үзе дә белми әле.

Фәридә апа сөйләгәннәрдән...

«Тагын юктан гына бәхәс чыкты бер көнне. «Нәрсәдән башланды соң?» – дип сорасалар, беребез дә җавап бирә алмас идек. Бәйләнергә уйласам, сәбәп кирәкми. Бер кирле-мырлы сүзе өчен дә купыртып буран чыгарырга оста инде мин анысы. «Син тегесендә дә шулай дидең», «ә син фәләнчә эшләдең», «син гел шулай итәсең» дип, гадәт буенча, элекке хәлләрне дә искә алып, бер-беребезне шактый таладык. Оныклар бездә иде җитмәсә, аларны да уйлау юк. Бер кызгач, беребезнең дә туктарга исәп юк. Озак сүзләшми торсаң, бигрәк тә. Бөтен җыелганы шушында чыгып бетәргә тиеш. Бу тавышны ишетмәс өчен балалар мыштым гына бүлмәгә кереп качты, хәтта ишекне үк ябып куйдылар.

Теләсәң нишлә, дип кычкырды да Ислам абыең миңа, диванның теге почмагына барып утырып, пультка үрелде. Берни эшләргә җыенмаган идем кебек. Инде повесткадагы кайсы мәсьәләгә карап әйтелгәндер бу сүз – аңламадым.

Исламның да сүзе моның белән генә бетмәде. Телевизор карый-карый әледән-әле кырын эшләремне, кырын итеп карауларымны, кеше алдында нидер әйтүләремне искә төшереп, өстәп торды. Мине нокаутка җибәрмәкче. Мин дә җавапсыз каламмы инде – мыгыр-мыгыр үземнекен сөйлим. Ислам абыең инде минем автоматтан аткан кебек атылып торган сүзләр чиратына каршы куярлык амбразура тапмады, кул гына селтәде. Беләм мин бу ишарәне. Җенем сөйми шуны! Шушы кул селтәү «фәләнеңне төгән итим, мин синең белән сөйләшмим» дигәнне аңлата. Өч көн сөйләшми йөрергә дә мужыт, билләһи. Ә мин алай йөри алмыйм. Ут ягып талашам да, сөйләшә дә башлыйм.

Шул вакыт сүзләшә башлаганчы ук куеп җибәргән чәй кайнап чыкты. Әһә, беләм мин синең телеңне ничек ачасын, дим. Ачуымнан заварка чәйнегенә яңа чәй салдым, чурт с ним, эп-эсвижий булсын. Алай гына итмим әле. Яңа пешкән чәйгә авыр артиллерия килеп кушыла – мәтрүшкә салып җибәрдем. Сабак укытам әле мин сиңа, телләреңне ачам дип, болай да үлән тәмнәре белән кара янып пешкән чәйгә бөтнек үк өстәп җибәрдем. Булган-булган булсын инде!

Минем кухняда шыгырдаганны ишетеп, кыяр-кыймас аяк очына гына басып балалар чыкты. Каршы торуның ни белән бетәсен алар инде чамалый иде. Диванда бүртенеп утырган мужик янына чыктым да:

– Чәй эчәсеңме? – дип акырдым. Төшке аштан соң бер-ике сәгать узгач, чәйләп алу гадәтен беләм сәнә.

– Эчәм! – дип кычкырды теге дә. Кичкә кадәр түзәр хәле юк аның. Әбәткә ярып пешергән бәрәңге белән тозлы балык ашаткан идем.

Ун минуттан авызлары кәнфиткә пычранып беткән оныклар урамга чыгып йөгерделәр. «Фәләнеңне төгән итим»нәре «җанашым», тагын икебез генә белгән башка иркәләп шаярту сүзләренә үзгәрде, «тагын берне генә яса» дип Ислам чынаягын миңа сузды...»

Көлештек. Ә мин юлымны дәвам иттем. Чәйсез яшәп булмый! Белеп әйтә Фәридә апа. Безнең татарда «психологка барыйк» димиләр, безнең татарда «әйдә, чәй эчик» диләр шул.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре