Бүген иртәнге сәгать 5тә, озакка сузылган каты авырудан соң, күренекле язучы Шаһинур Әхмәтсафа улы Мостафин вафат булды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хушлашу бүген, 6 июньдә, Казанның 7нче хастаханәсендә була. Мәрхүмне туган авылында - Мамадыш районы Арташ авылында җирләячәкләр.
Халкыбызга ихлас хезмәт иткән бала күңелле зур шәхеснең урыны җәннәттә булсын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез