Республика буенча эчке эшләр министрының гражданлык һәм чит ил кешеләрен теркәү мәсьәләләре буенча урынбасары Денис Дзьоник әйтүенчә, быел безгә 43 меңнән артыграк чит ил кешесе килгән. Күпчелеге – эшләү һәм уку өчен. Мигрантларга хезмәт эшчәнлеге өчен – 7 меңгә якын патент, шулай ук визалы илләрдән килүчеләргә эшләү өчен 1463 рөхсәт рәсмиләштерелгән. Республика вузларында чит илләрдән килгән 20 меңнән артыграк студент белем ала.
Россия гражданлыгын алучылар саны исә, узган елдагыга караганда 40 процентка кимеп, 195 тәшкил иткән. Чит ил гражданнарына карата Россиядән чыгарып җибәрү турында 800 ләп карар кабул ителгән. Былтыр бу сан ике тапкыр кимрәк булган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез