Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак. Бу хакта карар алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының илле дүртенче утырышында кабул ителде.

“Быел алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларының вәкаләтләре вакыты тәмамлана”, – дип искәртте утырышта парламентның Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин.

Татарстан Сайлау кодексы нигезендә депутатларны сайлауны республика парлеманты билгели. Илдә Бердәм тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесенә туры килә. Тавыш бирү көне сайлауга 90 көннән күбрәк һәм 100 көннән азрак вакыт аралыгында билгеләнергә тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре