Татарстан депутаты Батырлык орденына лаек булган

Ул 2022 елдан бирле махсус хәрби операциядә катнаша.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев үз ихтыяры белән 2022 елда махсус хәрби операция зонасына киткән. Менә хәзер ул биредә Батырлык орденына лаек булган. Югары дәрәҗәдәге бүләкне аңа хәрби бурычларны үтәүдәге батырлыгы, кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен биргәннәр, дип яза “KazanFirst”.

Эдуард Шәрәфиев хәзерге вакытта “Святой Георгий” ихтыярилар бригадасы командиры урынбасары булып тора. Аның подразделениесе Бахмутның төньяк флангында – Богдановка авылы тирәсендә дошманга каршы аяусыз көрәш алып бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре