Кукмара районында яшәүче 34 яшьлек Ильмир Кашапов Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булды. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр иттеләр.
Ильмир Кашапов Казан танк училищесын бетергән. Аның үлем сәбәпләре хәбәр ителми. Аның танк батальонын коралландыру ротасында командир урынбасары булып хезмәт итүе билгеле.
Өлкән лейтенантны кичә Кукмарада Дан аллеясында җирләгәннәр. Аның хатыны һәм өч баласы калды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез