“Бүген 8 проектны карадык, хупланган инвестицияләрнең гомуми суммасы – 5 миллиард 138 миллион сум. Әмма бу инвесторлар планнарының минималь күрсәткече. Нигездә без бүген социаль проектлар карадык. Гомумән алганда, бик кызыклы, һәм без алар гамәлгә ашырылсын өчен барысын да эшләячәкбез”, – дип белдергән Талия Миңнуллина. Инвесторлар Казанда гамәлгә ашырырга ниятләнгән ике проект белән таныштырган.
Болар – Оренбург тракты урамындагы Урта Кабан күленең яр буен төзекләндереп, акватермаль комплекс һәм Мирный бистәсендәге “Динамо” спорт үзәге территориясендә кунакханә төзү. Тагын алты проект каралган: Чаллыда – стоматология үзәге төзү һәм эретеп ябыштырыла торган балкалар производствосын оештыру, Түбән Камада – күпфункцияле медицина үзәген һәм “Гармония Здоровья” медицина үзәген, Тукай районында – спорт комплексын, Теләче районында – “Лидер” сәнәгать паркын төзү. “Болар – аңлаешлы, әйбәт эшләнгән проектлар. Барысы да хупланды. Билгеле бер бәхәсләшүләрдән соң, әлбәттә", - дип билгеләп үткән Миңнуллина.
Проектлар 2030-2032 елларда гамәлгә ашырылырга тиеш. Инвесторлар аларны нигездә үз акчалары хисабына, аз гына кредит бәрабәренә гамәлгә ашырачаклар, дип ачыклык керткән Инвестицияләрне үстерү агентлыгы башлыгы. “Без бүген инвестицион карарларның нинди катлаулы икътисадый шартларда кабул ителүен аңлыйбыз. Эшмәкәрләрнең үзләренең һәм заем акчалары хисабына нәкъ менә Татарстанда яңа объектлар төзүне планлаштырулары – республикага карата ышанычның мөһим күрсәткече”, – дип йомгаклаган сүзен Миңнуллина.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез