Татьяна ЛАРИОНОВА, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
– Татарстан Конституциясе 1992 елда – Россия җәмгыятендә реформалар һәм үзгәрешләр чорында кабул ителде. Ил өчен авыр шартларда Татарстан, Россия составында калып, ерак киләчәкне кайгырткан үз Конституциясен төзү һәм республиканың күпмилләтле халкына тыныч тормыш тәэмин итү турына карар кабул итте. Халык берләште, икътисадка ярдәм итү өчен шартлар тудырылды. Безнең Конституция федераль үзәк белән субъектлар арасындагы вәкаләтләрнең чикләрен билгеләүгә зур өлеш кертте. Республиканың Россия Конституциясе биргән хокукларын эчтәлек ягыннан тулыландырды. Элеккеге СССР милкенең төп өлешен республикага беркетеп калдыра алуыбыз, халык мәнфәгатьләрендә хосусыйлаштыру үткәрүебез бик мөһим. Бу Татарстанда күп кенә предприятиеләрне һәм хәтта тулы бер тармакларны саклап калырга ярдәм итте. Без сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында үз сәясәтебезне булдырдык, моның нәтиҗәсе бүген күз алдында.
Төп Законда беркетелгән хокукый вәкаләтләр ярдәмендә халыкның тормыш-көнкүрешенә бәйле дистә еллар бу җыелып килгән иң мөһим проблемаларны хәл итә алдык. Республикада яшәүче халыкларның тарихи бердәмлеген, гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрен саклап, мәдәниятебезне һәм телләребезне, дустанә мөнәсәбәтләребезне үстереп, без ил күләмендә милләтара һәм конфессияара татулык үрнәгенә әверелдек, дөньякүләм танылу алдык. Татарстан Республикасы Конституциясенең татар телен һәм мәдәниятен торгызудагы әһәмияте бәяләп бетергесез. Бу өлкә тамырдан үзгәрешләр кичерде, алар татар теленең куллану мөмкинлекләрен киңәйтергә, татар мәгарифе һәм массакүләм мәгълүмат чаралары системасын торгызырга, гомумтатар иҗтимагый һәм мәдәни чараларын үткәрергә мөмкинлек бирде. Бүген бу күпләр өчен гадәти хәлгә әйләнде, ләкин ул казанышларның нигезендә республика Конституциясендә беркетелгән хокукларыбыз ятуын онытырга ярамый.
Татарстан Республикасы Конституциясе мөһим берләштерү ролен үти, бу махсус хәрби операция шартларында аеруча әһәмияткә ия. Без Ватаныбыз һәм республикабыз, күпмилләтле халкыбыз өчен горурлык хисен тоябыз.
Евгений СУЛТАНОВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, КФУның Конституцион һәм административ хокук кафедрасы җитәкчесе, юридик фәннәр докторы:
– Конституция – җәмгыятебезнең, илнең бер өлеше булып торган төбәгебезнең хокукый, сәяси һәм идеологик нигезе ул. Бу күзлектән чыгып караганда, ул федератив корылыш мәсьәләләрен хәл итү зарурлыгына реакция буларак барлыкка килде. Әлеге идея бүген дә саклана – Татарстан үз Конституциясе ярдәмендә икътисадый, сәяси, идеологик, мәдәни өлкәләрдәге үсешнең максатларын һәм бурычларын билгели.
Россиядә яшәүче халыкларның төрлелегеннән чыгып та әлеге документның кыйммәте бәяләп бетергесез. Ул географик, этномәдәни һәм башка үзенчәлекләрне исәпкә алып, җәмгыятьне мөмкин кадәр берләштерү, ачык һәм аңлаешлы максатлар һәм ориентирлар булдыру, җәмгыятьнең, һәр кешенең, иҗтимагый оешмаларның, дәүләт хакимияте органнарының һәм башкаларның эшчәнлегендә кыйммәтләр системасын булдыру бурычын башкара. Шуңа күрә, күпләр фикер йөрткәнчә, Конституция – хокук системасына хезмәт итә торган һәм аның иң югары ноктасы булган хокукый документ кына түгел ул. Бу да дөрес, әмма иң мөһиме түгел. Иң мөһиме – Россия составында Татарстанның үсеш юнәлешен билгеләү, республиканың барлык мөмкинлекләрен туплау, ә кайбер очракта бөтен планетадан алда бару да әле ул. Республика тәкъдимнәре илнең башка төбәкләре, еш кына ил күләмендә үрнәк буларак тәкъдим ителә. Татарстан Республикасы Конституциясе бәһасез кыйммәткә ия.
Руслан ШИҺАБЕТДИНОВ, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:
– Татарстан Конституциясе көне республикабыз өчен зур әһәмияткә ия. Чөнки бездә нинди генә законнар кабул ителсә дә, алар Конституциябезгә нигезләнә. Минем фикеремчә, мондый бәйрәмнәр халкыбызны берләштерү көченә ия. Аның төп әһәмиятен дә шунда күрәм. Бүген республика ил күләмендә әйдәп бара торган төбәкләрнең берсе булып тора. Авыл хуҗалыгы булсынмы ул, сәнәгатьме, Татарстан күп кенә күрсәткечләр буенча алдынгы урында. Бу – республикада яшәүчеләрнең, җитәкчелегебезнең уртак тырышлыгы. Ә башкарган эшләр шактый. Әле күптән түгел генә киләсе елга республика бюджетын беренче укылышта кабул иттек. Алдагы елларга бурычлар һәм максатлар билгеләнде. Мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр төзү һәм аларны ремонтлау булсынмы ул, юл салумы, боларның барысы да законга корылып башкарыла. Конституция җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен булдыру өчен төп документ булып тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез