Былтыр төзелгән рейтингларның күбесендә Татарстан алдынгы булган. Бу хакта «ПромРейтинг» агентлыгы китергән тикшерү мәгълүматлары сөйли.
Әйтик, республика ЮНЕСКО объектлары саны буенча лидер булган. Моннан тыш Татарстан төбәккә карата мөнәсәбәт белдерү буенча рейтингта – сигезенче, табигать, климат, экология, тарих, мәдәният, туризм һәм ял буенча уртача бәя исәпкә алынган абруй рейтингында – бишенче урынны биләгән.
2023 ел йомгакларына багышланган «РИА Рейтинг» агентлыгы әзерләгән исемлектә республикага дүртенче урын бирелгән. Белгечләр төбәкнең икътисадый хәлен, халыкның матди мөмкинлекләрен һәм тормыш сыйфатын тикшергән.
«Авито Недвижимость» тикшерүләренә караганда, Татарстан яңа торак сатып алу һәм күчеп килү теләге тудырган төбәкләр исемлегендә алтынчы урында тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез