Татарстан лицеенда балалар агуланганнан соң җинаять эше ачтылар

Лаеш районы Усад авылындагы “Инноватика” лицеенда балаларның агулануы турында хәбәрләр күренүгә, уку йортына Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе белгечләре килеп төшкән.

“Мондый мәгълүмат алынуга, лаборатория тикшеренүләре өчен пробалар алу, килеп туган хәлнең сәбәпләрен ачыклау максатында, белгечләрнең кичекмәстән уку йортына баруы оештырылды”, – дип хәбәр ителгән “Татар-информ”га ведомстводан.

Килеп туган хәлнең барлык сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү үткәрелә.

Моңа кадәр  прокуратура тикшерү башлап җибәргән. Район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Валерий Медведев шундук лицейга килеп җиткән. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан, дип белдергән Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре