Кравцов сүзләренчә, Россиядә биш елда 7 меңнән артык мәктәп бинасы яңартылган. Капиталь ремонт тәрәзәләрне, түбәләрне һәм инженерлык коммуникацияләрен алыштыруны гына түгел, ә заманча уку кабинетлары, спорт һәм иҗат киңлекләре булдыруны, китапханәләрне, ашханәләрне һәм азык-төлек блокларын яңартуны да үз эченә ала.
Программа кысаларында мәктәпләрдә шулай ук яңа җиһазлар урнаштырыла, ә педагоглар квалификация арттыру уза. Мәгариф учреждениеләрендә инженер-технология һәм медицина-биология класслары ачыла, табигый-фәнни, математик, гуманитар һәм социаль-икътисади профильле кабинетлар җиһазландырыла.
Программаны гамәлгә ашыру буенча лидерлар арасына Татарстаннан тыш Башкортстан, Мордовия, Чечня һәм Мәскәү өлкәсе кергән.
«Мәктәп мәгариф системаларын модернизацияләү» программасы РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла. Ул башта 2022-2026 елларга исәпләнгән иде, әмма аннары аны 2030 елга кадәр озайттылар. Хәзер программа «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты составына керә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез