Татарстаннан махсус операциядә катнашучылар ТР Дәүләт юридик бюросы белгечләреннән бушлай юридик ярдәм алырга мөмкин. Консультация өчен мобилизацияләнгән, контрактчылар, үз теләкләре белән киткәннәр һәм аларның гаилә әгъзалары мөрәҗәгать итә ала, дип ачыклык кертә республиканың Юстиция министрлыгы.
Ведомство мәгълүматлары буенча, юристларның бушлай хезмәтләреннән инде 60 тан артык кеше файдаланган. Аларны еш кына хәрби-табиб комиссиясе, шифаханә-курорт дәвалануы, иминият түләүләре белән бәйле мәсьәләләр һәм башкарма производстволарны туктатып тору кызыксындырган.
Белгечнең җавабын алырга яки кабул итүгә 222-60-60 номеры буенча язылырга мөмкин. Гражданнарны көн саен министрлык бинасында кабул итәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез