Татарстан Президенты Зәй районында «Безнең ишегалды» программасының гамәлгә ашырылуын бәяләде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Зәй районында «Безнең ишегалды» программасының гамәлгә ашырылуын бәяләде. Ул Гагарин урамы, 53а адресы буенча урнашкан ишегалдында булды.

«Тротуарлар һәм мәйданчыклар тәртипкә китерелгән. Ут баганалары урнаштырылган һәм яктырткычлар яңаларына алыштырылган», — дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Программа гамәлдә булган биш ел эчендә муниципаль берәмлектә 175 ишегалдын төзекләндерергә ниятлиләр.

Балалар музыка мәктәбе ТР Президенты бүген Зәй районына эш сәфәре кысаларында танышкан беренче объект булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре