Газетага язылу

Татарстан Рәисе: Безнең барлык җәмәгать киңлекләрендә, ишегалларында кызыклы чаралар булырга тиеш

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина сөйләде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Бүгенгә юл һәм яктырту эшләрен башкару планлаштырылган гомуми күләмнең 25%ын тәшкил итә. 41 ишегалдында юл эшләре тулы күләмдә тәмамланган, 15 муниципаль берәмлектә 237 ишегалдында юл эшләре дәвам итә. Тышкы яктырту җайланмасын урнаштыру 70 ишегалдында төгәлләнгән. Эшләр 14 муниципаль берәмлектә 248 ишегалдында дәвам итә.

Республика складларында әзер әйберләрнең 43%ы саклана (балалар өчен һәм спорт җайланмалары, урам элементлары). Планда - складларны 1 июльгә кадәр тутыру. Бүген җайланмаларны монтажлау эшләре Казанда, Чаллыда һәм Түбән Кама районында бара - барлыгы 31 ишегалдында. Гомуми үтәлеш 2% тәшкил итә.

Төп бурычларның берсе - халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү. Бүгенге көндә төп тема - ремонт эшләре аркасында килеп чыккан уңайсызлыклар. Наилә Зиннәтуллина халык белән мәгълүмати-аңлату эшләрен активрак алып барырга өндәде. Мәсәлән, тышкы яктыртуның вакытлыча сүнүе турында алдан хәбәр итәргә. Түбән Кама районы бу юнәлештә яхшы эш алып бара.

Моңарчы төзекләндерелгән ишегалларын карап тоту сыйфатын тикшерү эше дәвам итә. ТР Дәүләт торак инспекциясе белән берлектә кайбер муниципалитетларда ишегалды территорияләрен кышкы карап тоту буенча кисәтүләр ачыкланды. Җитешсезлекләрне 2 атна эчендә бетерергә кирәк.

Наилә Зиннәтуллина шулай ук «Күрше Фест» ишегалды вакыйгалары халык конкурсын башлап җибәрү турында игълан итте. Катнашучылар грантлар отарга һәм аларны үз ишегалларында кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар оештыруга юнәлтергә мөмкин, ә кайбер районнарда җәмәгать урыннарында чаралар үткәрү рөхсәт ителә. Республиканың 18 яшьтән башлап барлык халкы, үзмәшгульләр, идарәче оешмалар, торак милекчеләре ширкәтләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр, шәхси эшкуарлар һәм коммерциячел булмаган оешмалар (хәрәкәтләр, фондлар һ.б.) катнаша ала. 15 июньгә кадәр теләге булган һәркем конкурс сайтында үз чарасының идеясен тәкъдим итеп гариза бирә ала. Җиңүчеләр 1 июльдә игълан ителәчәк. Максималь түләү күләме - 500 мең сум.

«10 ел эчендә без 421 җәмәмгать киңлеген төзекләндердек, 2020 елдан 5 мең 171 ишегалдын тәртипкә китердек. Быелга план - 678 ишегалды территориясе. Без моны озак еллар буена бу урыннар гражданнарыбызның тормыш сыйфатын һәм уңайлылыгын тәэмин итсен өчен эшлибез. Бу мәйданчыклар гөрләп торырга тиеш, анда кызыклы чаралар узарга тиеш. Шуңа күрә әлеге конкурс инициативасы бик яхшы. Бездә шулкадәр спорт объектлары, җәмәгать урыннары бар. Һәркайда активлык булырга тиеш. Урыннардагы җитәкчелеккә бу юнәлештә активрак эшләргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар минниханов

Көн хәбәре