Татарстан Рәисе Биектау районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау районының Инеш бистәсендә «Казаньсельмаш» ҖЧҖ җитештерү комплексын эшчәнлеге белән танышты.

Предприятие авыл хуҗалыгы өчен машиналар һәм җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнә. Бу төрле модификацияләрдәге үзйөрешле, тагылмалы, өскә күтәреп йөртелә торган сиптергечләр, минераль ашламалар ташлап йөрүче машиналар, сиптергечләр өчен кирәкле транспортланучы  катнаш һәм запас частьләр. Предприятиедә барысы 300 меңнән артык кеше эшли.

Рөстәм Миңнехановка быел импортны алмаштыру программасын эшләтеп җибәрү турында сөйләделәр. Гидромоторлар өчен максималь мөмкин булган комплектлаучылар җитештерүне локальләштерү эше алып барыла. Метал эшкәртү өчен станокларны белән тәэмин итү  эше җәелдерелгән.

Предприятиене үстерүгә нигезләнгән көненнән 1 млрд сумнан артык инвестицияләр кертелгән, якындагы биш елда шулкадәр үк юнәлдерергә исәплиләр.

Шунда ук җирлекләр башлыклары белән очрашу узды. Район башлыгы Равиль Хисаметдинов хәбәр иткәнчә, гомуми мәйданнарның 26%ы җыеп алынган, уртача уңыш бер гектардан 40 центр. Районда 25тән артык дәүләт  программасы гамәлгә ашырыла. Быел юл эшләре дә күп алып барыла.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, районда урып-җыю эшләре белән беррәттән чәчү эшләренә әзерлек тә актив бара. Шулай ук Биектау районы  грантларда һәм ярдәм программаларында актив катнаша.

Рөстәм Миңнеханов МХОдә катнашучылар  гаиләләренә, аеруча һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә ярдәм эшенең мөһимлегенә игътибарны юнәлтте.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, хәзер киләсе елга бюджет  формалаштыру бара һәм барлык программалар да дәвам ителәчәк.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре