Газетага язылу

Татарстан Рәисе һәм Пермь крае губернаторы XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен ачты 

Пермь крае Барда авылында XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе уза. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

— Чын күңелдән барыгызны да үзебезнең иң яраткан бәйрәм белән котлыйм. XIV нче Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстанны тәкъдим итү - безнең өчен зур дәрәҗә. Без монда икенче тапкыр. Елдан-ел Пермь крае матурлана бара. Бардада да нинди үзгәрешләр булганын күрәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан башлыгы Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга һәм Барда округы башлыгы Хәлил Алапановка Сабантуйны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде.

— Пермь крае җитәкчелегенә җылы кабул итүләре өчен зур рәхмәт. Бергә булырга кирәк, бердәм булыйк. Бәйрәм белән! , — дип өстәде рәис.

Дмитрий Махонин Пермь краеның күпмилләтле булуын билгеләп узды.

— Бер җирдә дуслыкта һәм тынычлыкта бергә яшәүче халыкларыбызның гореф-гадәтләрен кадерлибез. Бәйрәм чыннан да истә калырлык булсын өчен бик тырыштык, - диде Пермь крае башлыгы.

Бәйрәмдә Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов та катнаша. Дмитрий Махонин эстафетаның киләсе елга Киров өлкәсенә тапшырылуын әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре