Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 5,8 мең ишегалды төзекләндерелгән

20–21 август көннәрендә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә X илкүләм «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» форумы уза.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сүзләреннән аңлашылганча, юбилей форумының нәкъ менә Казанда узуы да юкка түгел. Быел республикада җәмәгать урыннарын төзекләндерү программасы тормышка ашырыла башлаганга да ун ел тула. Шул вакыт эчендә республикада 450 ләп парк, сквер һәм яр буе яңартылган. Бу эшне башкаруга федерация һәм республика бюджетларыннан барлыгы 28,1 миллиард сум акча тотылган. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча тормышка ашырыла торган «Безнең ишегалды» программасы буенча 5,8 мең ишегалды төзекләндерелде. Моның өчен 54 миллиард сум акча сарыф ителде. Киләсе елларда тагын 812 ишегалдын заманча итеп тәртипкә китерәчәкләр.

– Республиканың җәмәгать урыннарын төзекләндерү юнәлешендә кулланган эш алымнары «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» федераль проекты нигезенә салынды да инде. Бөтен ил күләмендә шуңа таянып эшлиләр. Шушы ун ел дәвамында без республикадагы бик күп җәмәгать урыннарын уңайлы, заманча парк, сквер һәм яр буйларына әверелдерә алдык, – дип ассызыклады Дамир Шәйдуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Миңнеханнов

Көн хәбәре