Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Discover Events компаниясе идарәсе рәисе, Төркия халыкара күргәзмәләр оештыручылар ассоциациясе Президенты Юныс Әте белән очрашуында халыкара күргәзмә эшчәнлеген оештыру өлкәсендә хезмәттәшлек, шул исәптән «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына әзерлек кысаларында да фикер алышты. Очрашу Казанда ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Исегезгә төшерәбез, Discover Events Төркиянең күргәзмә-ярминкә чараларын оештыручы әйдәп баручы компанияләренең берсе. Компания - шулай ук Russia Halal Ехро күргәзмәсендә Төркиянең милли павильонын оештыручы.
Моннан тыш, Discover Events "Рацин" АҖ белән берлектә, "АГРОВОЛГА-2022"авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында Төркиянең милли павильонын оештырды.
Татарстан ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һ. б. катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез